Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Черкизов базарын ачуны таләп иттеләр


Мәскәүдә 29 июнь ябылган Черкизов базары хезмәткәрләрен яклап урам җыены узды. Чарада катнашкан 300ләп кеше базарны яңадан ачуны таләп итте.

Русиянең миграция федерациясе мәгълүматларына караганда, базар ябылгач 45 меңләп кеше эшсез калган.

Мәскәү шәһәр башлыгы Юрий Лужков базар кабат ачылмаячак, чит илләр ватандашлары Русиядән китәргә тиеш булачак, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG