Accessibility links

Кайнар хәбәр

Черкизов базары урынына стадион һәм йортлар булачак


Мәскәүнең көнчыгыш административ бүлгәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Черкизов базары урынына төзеләчәк “Сталинец” стадионы проекты узган елда әзерләнгән.

Шулай ук Русия дәүләт физик тәрбия университеты җирләрендә тулай торак, кунакханә һәм мөгалимнәр өчен йортлар төзеләчәк. Бу җирләрдә 4 сәүдә үзәге булачак. Аларның берсе инде ачылган, алдагы елларда тагын өчесе төзеләчәк.

Хакимиятләр базарны җимерүгә китәчәк акчаны саный. 2009 елның февралендә базарның 20 мең квадрат метр мәйданын канунсыз төзелгән корылмалардан чистартуга 10 миллион сум киткән.

“Базарны юк итүгә китәчәк акчаны санап чыгарыр өчен бу санны 200-300гә тапкырларга кирәк,” диде Мәскәүнең көнчыгыш административ бүлгәсе башлыгы Николай Евтихеев.
XS
SM
MD
LG