Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Корылык сезне борчыймы, куркытамы?


- Корылык безне бик куркыта. Без Зәйдән килдек. Бездә яңгырлар юк. Безгә дәүләт кенә ярдәм итәр дип ышанабыз.

- Бер елны шулай корылык булган иде, барыбер ашлык булды. Ашлыкны яңадан чәчеп, хайваннарны азык белән тәэмин иттеләр. Ничәнче ел икәнен хәтерләмим инде андый хәлләр, Актаныш якларында булды, ахрысы.

- Куркыта әлбәттә, ашлык булмаса, бәяләр күтәреләчәк.

- Дәрбиш бистәсендә узган еллардагы давылдан калган агач өемнәре көеп- череп ята, шуларга студентлар ут төртеп китәләр. Бу корылыкта шуннан урман янып китү куркынычы бар.

- Мин курыкмыйм. Басуларга су сиптерү эшләре алып барырга кирәк. Бу эштә ил башлыгына ышанам.

- Эсселектән Иделдә су яшелләнде. Су коенып булмый, шунсы кыен.

- Ачлыктан куркабыз. Басуда бодай, арыш бу эсседә кибә, яналар. Без, русиялеләр икмәкне күбрәк ашыйбыз. Миңа, мәсәлән, бер көнгә 300 грамм чамасы ипи кирәк.

- Көннәр эссе булса да, төннәр суык, кыяр үсми.

- Мин эссегә өйрәнгән кеше, миңа рәхәт.

- Бакчада бар нәрсә дә бар, су сибәбез, җиләкләр дә үсә.

- Телевизордан, быел корылык, ашлыклар янып бетеп бара, уңыш булмый, бигрәк тә Татарстан басуларындагы ашлык зыян күргән, дип сөйлиләр. Әниебез ачлык килә дип курка. Чөнки ашлык булмаса, бар нәрсә кыйммәтләнәчәк, ди ул.

- Корылык сәламәтлеккә дә зыян китерә, бик күп өлкән кешеләр яшәгән йортларда ашыгыч ярдәм машиналары еш килә. Кан басымы югары булганнарга бу эсселек начар тәэсир итә.

- Без бакчадагы үсемлекләргә су сибеп торабыз, ә ашлык үскән басуларга су сиптерү, ул бик зур чыгымнар таләп итә.

- Бездә Балтач районында корылык булмады, ашлык яхшы, уракка төштеләр инде.
XS
SM
MD
LG