Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исхаков кошларга ярдәм итә


Универсиада корылмаларын Казансу ярында төзүгә каршы булган экологларны Казанның элекке мэры Камил Исхаков яклап чыкты. Ул экологлар хатын Русия президентына тапшырачак.

Универсиада стадионы һәм су спорты сараен төзү 100 метрга күчереләчәк. Билгеле булганча, моңа кадәр Татарстан экологлары шәһәр хакимиятеннән корылмалар проектларын үзгәртүне сораган иде. Чөнки алар Универсиада корылмалары Казансу янындагы яшел аланлыкта төзелсә, табигатькә зур зыян киләчәген әйтә.

Әмма экологларны бу нәтиҗәләр бик сөендермәгән. Казан дәүләт университетының гамәли экология кафедрасы галимәсе Нәфисә Миңһаҗева әйтүенчә, алар мәсьәлә хәл ителде дип санамый.

Экологларга көтелмәгән ярдәм Казанның элекке башлыгы Камил Исхаковтан килергә мөмкин, дип яза Независимая Газета.

"Җинаятьчелек һәм канунсызлыкка каршы” иҗтимагый хәрәкәт рәисе Дмитрий Бердников сүзләренә караганда, Исхаков экологларның Казан мэриясе белән каршылыклары турындагы хатын Русия президенты Дмитрий Медведевка тапшырачак.

“Элек оппозиция белән элемтәдә тормаган һәм алар аша сәясәткә керү юлларын эзләмәгән” Исхаковның бу адымын Мәскәү Карнеги үзәге башлыгы Сергей Сергеев “кызыклы” дип бәяләде.

Аның сүзләренә караганда, Исхаковның Казанның хәзерге башлыгы Илсур Метшин белән аралары яхшы түгел һәм сәяси тормыштан артта калмас өчен ул шәһәр хакимиятенә каршы булучылар белән берләшергә мәҗбүр.

Исхаков бүгенге көндә Казаннан ерак, ул Ислам конференциясе оешмасында Русиянең вәкиле булып тора.
XS
SM
MD
LG