Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда автоматтан сөт саталар


Бернинди эшкәртүләргә дучар ителмәгән сөт агызучы 10 автомат Казан кибетләренә куелды. Исәпләре республикада 200-ләп әнә шундый урын булдыру. Өлкәннәр кыйбатсынган.

“Эдельвейс-Групп” ачык акционерлык җәмгыятенең маркетинг бүлеге башлыгы Гөлнара Постнова әйтүенчә, әлеге автоматларны сынау уңышлы үткән. Бер атна дәвамында алар кайда ничек сатылуны тикшергән. “Әлеге автоматлардан авыл сөтен алучылар саны көннән-көн арта”, ди Постнова.

Әлегә Казандагы 10 кибеткә берәр генә автомат урнаштырганнар. Һәрберсеннән көненә 200 литрлап сөт сатыла. “Кызыл шәрек агро” һәм “Эдельвейс” кибетләренең уртак проекты ул.

Билгеле булганча, Русиядә алып-сатарлар һәм эшкәртүчеләр сөтне авыллардан бик арзан бәягә сатып ала. Кибеткә килеп җиткәнче ул эшкәртүләргә дучар була, табигый күләме дә нык кими. Бәясе дә үсә. Мисал өчен, майлылыгы 2,5% лы сөт бүген 18 сум 90 тиенгә сатыла. Ә сыер сауган авыл кешесе аның литрын 6 сум 95 тиенгә тапшырган.

Гөлнара Постнова да сөт савучының хезмәте бик түбән бәяләнү гадел түгел дип белдерә. “Безнең сөт мега-фермаларда җитештерелә. Сыйфаты да югары. Шуңа күрә үз бәясе 16-17 сум тирәсе тора. Әлеге автоматлар безгә гадел бәя белән сатарга мөмкинлек бирә”, ди Постнова.

Казан кибетләрендәге автоматлардагы авыл сөтенең литры китерү, сату чыгымнарын һәм кибет өстәмәләрен кушкач 24 сум 90 тиен тора. Бернинди эшкәртүләргә дә дучар ителмәгән сөт бу, ди эдельвейслылар. Саугач та сөт 4 градуска кадәр суытыла һәм шул килеш шәһәргә китерелеп нәкъ шундый ук температура саклый торган автоматларга салына. Сөт агызучы автомат бер басканда бер литр сөт бирә. Кырыена чиста пластик шешәләр дә куелган. Әлеге шешә дә сөт бәясенә кергән икән.

Казанның “Эдельвейс” челтәренә карамаган башка кибетләрдә генә түгел, ә бөтен Русиядә мондый тәҗрибә юк икән. Фермелар җитештергән сөтне табигый килеш автоматтан сату Италия, Германия һәм Франциядә киң таралган.

Казан кибетләренә урнаштырылган автоматлар арзан түгел, берсе-берсе 1,5 миллион сум тора. Испаниядән кайтарганнар. Постнова, алга таба Казандагы автоматларны 100 гә җиткерергә, ә бөтен республикага 200 не куярга җыенабыз, дип белдерә.

Бу яңалыкны кертүчеләр җитешсезлекләрен дә таный. Республикада ике дәүләт теле кулланылышта булуга карамастан автоматларга “Свежее молоко” дип урысча гына язылган. Алга таба исәпләре “Авыл сөте” дип татарча да язу.

Кибетчеләр белдерүенчә, яңалыкны яшьләр һәм урта буын үз иткән. Артык майлы дип зарланучылар да бар икән. Өлкәннәр кыйбатсынган. Алар арзанракны сайлау ягында. Пенсиясен тиенләп санап торганнар өчен 6 сум да зур акча. Чөнки автоматлардагы авыл сөте 24 сум 90 тиен торса, полиэтилен пакеттагы төрле эшкәртүләргә дучар булган, каймагы сөзелгән һәм пастерезацияләнгән сөт 18 сум 90 тиен тора. Әлегә…
XS
SM
MD
LG