Accessibility links

Гламур татар әдәбияты булырмы?


Наил Ишмөхәммәтов, Ленар Шәех, Сөмбел Гаффарова, Луиза Янсуар
Наил Ишмөхәммәтов, Ленар Шәех, Сөмбел Гаффарова, Луиза Янсуар

Татарның яшь язучылары, шагыйрьләре татар әдәбиятының киләчәген Язучылар берлеге кысаларында гына күрми. Татар китаплары укылсын, сатылсын өчен нинди чаралар күрергә кирәк?

Саша Долгов. Язучылар берлеге оешуга 75 ел тулды. Шул уңайдан берлекнең җитәкчеләре язучылар белән түгәрәк өстәлләр, әңгәмәләр, сөйләшүләр алып бара башлады. Шундый сөйләшүләрнең берсе яшь язучылар – татар әдәбиятына яңа гына килеп керүчеләр белән оештырылды.

Яшь язучылар да өлкән буын вәкилләре кебек үзләрен борчыган мәсьәләләрне, татар әдәбиятенең киләчәге, бүгенгесе, хәзерге китап сәүдәсенең торышы турында сөйләшү алып барды Безнең сөйләшүдә берничә китап авторы Луиза Янсуар, Наил Ишмөхәммәтов, Йолдыз Миңнуллина, Айдар Җамали, Рифат Сәлах, Ләйсән Фәтхетдинова, Гөлнара Мансурова катнаша.

Әлеге яшь авторлар татар җәмәгатьчелегенә танылган яки танылып килүче кешеләр. Аларның шигырьләрен әдәби кичәләрдә, милли җыеннарда ишетеп була. Сез Язучылар берлегенең әгъзаләре яки анда керергә җыенучылар. Үзегез берлекнең бүгенге хәлен, аның эшләвен ничегрәк бәялисез? Әгәр дә берлектә үзегез әгъза булып торсагыз, ниләр эшләр идегез? Язучылар берлегенең эшчәнлеген ничегрәк күз алдына китерәсез?

Айдар Җамали. Язучылар үзләре җыелалар, үзләре сөйләшәләр. Язучылар берлегенең иҗтимагый оешма буларак үзенең эш планы, вазыйфалары бар.

Айдар Җамали
Йолдыз Миңнуллина.
Беренче чиратта, ул алу-сату эшләренә ниндидер йогынты ясарга һәм шунда катнашырга тиеш, минемчә. Чөнки әгәр дә оешманың дәүләткә файдасы юк икән, аның дәрәҗәсе дә юк. Әгәр дә без бүген гламур идеологиягә бирелә башлыйбыз икән, безнең дәрәҗә булачак. Ә болай үткән чорның бер калдыгы булып утырачак та утырачак.

Рифат Сәлах. Язучылар берлеге – иҗтимагый оешма. Ул акча эшләргә тиеш түгел.

Йолдыз Миңнуллина. Ул акча эшләү белән шөгыльләнергә тиеш түгел, ә шул юнәлешне пропагандаларга тиеш. Әгәр дә без үзебезнең әсәрләребез белән халыкны матур кием, тәмле ашау, рестораннар, машиналар турында уйлый башларга мәҗбүр итәбез икән, безнең файдабыз була.

Рифат Сәлах. Ниндидер гламурлык... Белмим инде... Минемчә, иң беренче чиратта әхлакны пропагандаларга кирәк.

Йолдыз Миңнуллина. Әхлак бүген сатылмый. Аны алучы юк.

Гөлнара Мансурова. Пауло Коэльо бүген бик зур тиражлар белән сатыла. Хәзерге әхлаксыз вакытта аның әсәрләре кешедә ниндидер өмет уята. Ә өмет һәрвакыт популяр. Кеше аның өчен һәрвакыт акча бирергә әзер. Марат Кәбировка килсәк, ул бүген китап укучылар арасында бик популяр. Чөнки аның әсәрләре башкаларныкына ошамаган.

Йолдыз Миңнуллина. Пауло Коэльо язган фикерләр моңа кадәр дөнья әдәбиятендә мең тапкыр кабатланган. Марат Кәбиров язган сюжетлар да мең тапкыр кабатланган. Нигә аларны укыйлар?

Гөлнара Мансурова. Күптән түгел китап сату турында бер тапшыру караган идем. Кибетләрдә сораштыру үткәрделәр. Кемнәрне укыйлар дип уйлыйсыз? Толстойны, Достоевскийны укыйлар. Аларның әсәрләре классика. Ә классика – ул мәңгелек.

Йолдыз Миңнуллина. Узган ел сораштыру үткәрдем. Татар кибетенә көненә 4-5 кеше керә диләр.

Саша Долгов. Мин үзем бу сүзләр белән килешеп бетмәс идем. Яз айларында гына Бауман урамында урнашкан “Нур маркет” кибетенә кереп чыккан идем. Анда кибетчеләр белән китап сатуның хәле турында әзрәк сөйләшеп алдым. Алар әйтүенчә, балалар китабы бик тиз сатылып бетә. Икенче чиратта проза әсәрләре тора. Ә шигърият бераз гына аксый икән.

Гөлнара Мансурова. Бүген телевизорда “Перехват” кебек тапшырулар бара. Күп кенә язучылар шул сюжетны алалар да детектив яза. Әмма бу әсәрләр примитизмга җиткерелгән.

Саша Долгов. Гөлнара, бу китапларны чыннан да татар язучылары язамы?
Гөлнара Мансурова


Гөлнара Мансурова. Әйе, татар язучылары яза. Исемнәрен әйтмим инде. Марат Кәбиров та шундый ук әйберне яза. Ләкин аны ничектер башкача, кызык итеп бирә. Ул әдәбиятка битараф булмаган кешеләр өчен кызык.

Саша Долгов. Яшь язучылар, булачак татар әдипләре – барысы да яшь прозаик Марат Кәбировны яратып укый икән. Шулай ук прозаик Нәбирә Гыйматдинова китапларына битараф түгелләр икән.

Гөлнара Мансурова. Ә нишләп бөтен кеше сериал карый? Бөтен кеше “Кармелита” өчен үлеп тора. Шуңа укыйлар да инде.

Айдар Җамали. Марат Кәбиров хәзерге кешенең фикер йөртү рәвеше белән яза.

Саша Долгов. Айдар, син үзең проза да язасың, шигырь дә язасың. Башкалардан аермалы буларак, комиксларга да мөрәҗәгать иттең.

Айдар Җәмали. Комикс – кызыклы жанр, чөнки кечкенә чактан үзем дә комиксларны укыдым. Әгәр дә аларны укыйсы килми икән, рәсемнәрен генә карап утырасың. Бу кызыклы жанр татар әдәбиятендә дә булырга тиеш.

Саша Долгов. Гөлнара Мансурова татар әдәбиятен укучылар арасында күбрәк таныту өчен, студентлар белән очрашулар үткәрергә кирәк дип саный. Язучылар белән очрашулар татар филологиясе, татар журналистикасы студентлары белән генә була, ди ул. Гөлнараның фикеренчә, алар белән генә очрашулар үткәрү – татар мөхитен тар кысаларга кертү. Физиклар, химиклар белән дә очрашулар үткәрергә кирәк, ди. Алар арасында да татар әдәбияты белән кызыксынучылар юк түгелдер, ди ул. Әмма Айдар Җамали аңа каршы чыга.

Айдар Җәмали. Кайдадыр барыр өчен вакыт кирәк. Институтка барыр өчен, аның белән элемтәгә керергә, очрашуны оештырырга кирәк.

Гөлнара Мансурова. Ашау өчен әйберне кисәргә, кибеттән сатып алырга кирәк. Аннары ашаган савытны юарга кирәк.

Айдар Җамали. Институтка очрашуга, эшкә чыкмыйча барып кайтам икән, мин ач калам бит. Язучылар укучылар белән очрашулардан ниндидер ләззәт табамы? Әмма яшь буын вәкилләре арасында андый фанатиклар бар микән? Мин үзем, мәсәлән, андый фанатик булырга теләмим. Студент вакытта минем өчен иҗат – ул яшәү рәвеше. Әти-әни акчасына яшәп, язып, ләззәт табып йөрдем. Эшли башлагач, ул минем хоббига гына әйләнеп калды.

Йолдыз Миңнуллина
Саша Долгов.
Китап укымыйлар дип әйтергә яратабыз, ә телевидениенең, интернетның халык арасына килеп керүе, халыкны китаптан читләштермәде микән?

Рифат Сәлах. Минемчә, телевидение әйбер түгел. Шул ук телевидение, интернет аша әдәбиятны пропагандаларга була бит.

Ләйсән Фәтхетдинова. Минемчә, әдәбиятка пиар җитми. Үтемле пиар булса, китапның эчтәлеге әллә нәрсә булмаса да, аны укыячаклар. Татар әдәбиятендә яхшы әсәрләр бар, ләкин халык алар турында белми.

Гөлнара Мансурова. Хәзер ТНВда “Китаплар” дигән тапшыру бара. Аны Роберт Миңнуллин алып бара. Димәк, пиар бар.

Айдар Җамали. Китап чыккач, ул киштәдә торырга тиеш. Укучы аны ун елдан соң да алып укый ала. Ул китапны, әдәбиятны аңлау ун елдан соң гына да булырга мөмкин. Язучы киләчәккә карап иҗат итә бит. Китап киштәләрдә ятсын, ул барыбер үз укучысын табар. Әмма бу шартларда нәшриятның бөлгенлеккә чыгуы башка мәсьәлә. Моны дәүләт, язучылар берлеге кайгыртырга тиеш.

Саша Долгов. Барыгыз дә Марат Кәбировны яратып укый. Бәлки, ул да замана модасы гынадыр. Ул языр-языр, кеше укыр, тора-бара Кәбиров та төшеп калыр. Мондый хәлнең дә булуы мөмкин бит.

Йолдыз Миңнуллина. Ул үзен пропагандалау юнәлешендә Кәбировның нинди эш алып барганын беләсезме? Бөтен интернетны үзе белән тутырган.

Айдар Җамали. Чөнки Марат Кәбиров – профессиональ язучы. Яшәренә гастрольләрдә йөреп акча эшләп ала да, калган вакытын әдәбиятка багышлый.

Саша Долгов. Яшь буын арасында прозаиклар аз, диләр. Ә менә Илгиз Зәйниевтән кала драматурглар бөтенләй юк. Бу ни белән бәйле икән?

Айдар Җамали. Кайчак шигырь, кайчак проза языла. Нәрсә белән бәйле икәнен әйтә алмыйм. Кайвакытта фикерне шигырь белән язасы килә. Беренче җөмлә ничек туа, әсәр шулай дәвам итә.
Рифат Сәлах


Саша Долгов. Без башта шушы сорауны сүтә башлаган идек. Сезгә яшьләргә 75 яшен тутырган язучылар берлеге нинди файда бирә ала?

Айдар Җамали. Берлекләр бик күп бит. Аларга кешеләр үзләре теләп керә. “Нәрсә бирә соң ул миңа?”, дип сорамый алар. Аннан язучылар бергә җыелгач, ниндидер көч хасил итә.

Ләйсән Фәтхетдинова. Журналистлар берлегенә керү - журналистка берни дә бирми. Ләкин анда бөтен җиргә юл ача торган таныклык бирәләр.

Саша Долгов. Язучылар союзына кермәсәгез, сезгә Тукай бүләген бирмиячәкләр бит. Аны берлектә торучыларга гына бирәләр.

Йолдыз Миңнуллина. Ник? Зөлфәт Хәкимгә дә бирелмиме? Луиза Янсуар. Димәк, ул башка оешма аша алган.

Ләйсән Фәтхетдинова
Наил Ишмөхәммәтов.
Һәрвакыт шулай булган бит. Кемдер аерым хуҗалыкта торган, берәүләр колхозга кергән.

Луиза Янсуар. Берлекне үзгәртү – бер оешманы сүтеп-җыю кебек килеп чыкмасын. Яшьләр аны үзләренә файда китерерлек итеп эшләтергә тиештер.

Саша Долгов. Яшьләрнең күбесе өчен әдәбият белән шөгыльләнү аларга акча китерми. Күбесе яза алмыйча торганга гына иҗат итә. Әмма аларның бергә җыелуы – татар әдәбиятының өметле кулларда икәнен күрсәтте. Әмма кыенлыклар да бар. Татар китаплары сатылмый, укучылар укымый.

Яшьләр үзләре тәкъдимнәрен дә ачып салды. Аларны ничек тормышка ашырырга соң? Әмма алар ничек хәрәкәт итәсен әле үзләре дә белеп бетерми. Чөнки монда көч тә, берлекнең дә матди хәле җитеш булу кирәк. Ә киләчәктә әдәбият белән нәрсә булыр, яшьләр нәрсә турында иҗат итәр, татар әдәбияты укылырмы, татар китаплары сатылырмы – боларны вакыт үзе күрсәтер. “Нишләргә?” дигән сорауга да җавап, бәлки, табылыр әле.
XS
SM
MD
LG