Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия АКШны Грузия турында кисәтә


АКШ вице президенты Джой Байден узган атнада Грузиядә булган иде.
АКШ вице президенты Джой Байден узган атнада Грузиядә булган иде.

Русия тышкы эшләр министрлыгыннан бер рәсми, Европа Берлегенең Грузиядәге күзәтү эшенә АКШның ничек тә булса катнашуы "бик хәтәр" булачак, дип белдерелде.

“Интерфакс” хәбәр агентлыгына кем булуы ачыкланмаган бер рәсми, АКШның былтыргы кебек низаг җирләренә тыкшынуы чик буенда провакацияне яңадан арттыруы бик мөмкин, дип әйтте. "АКШның бу адымы Русия белән мөнәсәбәтне начарайтачак кына", дип әйтә Русия рәсмие.

Көньяк Осетия һәм Абхазиядә тәртип бозу очракларын теркәү өчен җибәрелгән 246 коралсыз Европа Берлеге күзәтү һәятенә Грузия АКШның да катнашуын тели. Америка рәсмиләре бу һәяткә катнашу турында карар кылмады, ләкин Европа Берлеге илләре мондый тәкъдим ясаса, бу хакта уйларга мөмкин дип белдерде.

Дүшәмбедә Европа Берлегенә рәислек иткән ил - Швециянең тышкы эшләр министры Карл Билдт бу турыда Брюссельдә ясаган чыгышында, берлекнең көзгә кадәр АКШка тәкъдим ясау турында планы булмавын әйтте.

Былтыр август аенда Русия белән Грузия арасында чыккан низагтан соң Русия карамагынa кергән Грузиянең каршылыклы Көньяк Осетия һәм Абхазия төбәгендәге хәлләрне тикшерү өчен Европа Берлеге тәртип күзәтү төркеме җибәргән иде.

Төбәктәге хәлне күзәткән бердән-бер халыкара төркем Европа күзәтү һәяте август аенда Франция арадашчылыгында булдырылган солых килешүеннән соң җибәрелгән иде. Аның мөддәте бу дүшәмбедә тагын бер елга озынайтылды. Ләкин сепаратист көчләр һәм Русия аларның Көньяк Осетия һәм Абхазия төбәгенә керүенә рөхсәт итмәде.

БМО һәм Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре бу җәйдә төбәктән чыгарылды. Русия вазыйфаны дәвам иттерү өчен халыкара оешмаларны башта төбәкнең бәйсезлеген танырга чакырды.
XS
SM
MD
LG