Accessibility links

Төркиядә “Хизб ут-Тахрир”чылар кулга алынган


Төркия буйлап узган махсус чара вакытында “Хизб ут-Тахрир” оешмасы әгъзаләре булуда шикләнелгән 165 кеше кулга алынган. Бу төркем вәкилләрендә ялган документлар, корал, бердәм ислам дәүләтен төзү өчен үгетләү мәгълүматлары табылган.

Махсус чара бер юлы Төркиянең 20 вилаятендә узган, аңа әзерлек 2 ел чамасы барган, дип хәбәр ителә.

“Төркиянең дөньяви юнәлештә үсешенә каршы булган көчләр бар. Бу көннәрдә полиция ислам оешмасы әгъзаларын тоткарлау өчен зур чара уздыра. Оешма җитәкчеләренә дә чыга алырбыз, дип уйлыйм,” диде полиция вәкиле.

“Хизб ут-Тахрир” партиясе 1950нче елларда фәлестиндә төзелгән булган. Аның максаты мөселман илләрендә дөньяви хакимиятне бәреп төшереп бердәм ислам хәлифәтен төзү.

Үзәк Азия илләрендә, АКШ һәм Русиядә бу “Хизб ут-Тахрир” террор оешмалары исемлегендә.
XS
SM
MD
LG