Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдовада парламент сайлавы узды


Молдованың тавыш бирү урыннарына теркәлгән сайлаучыларның өчтән бер өлеше килгән, сайлау узган дип санала, диде үзәк сайлау комиссиясе сәркәтибе Юрий Чокан.

Парламенттагы урыннар өчен 8 партия көрәште. Аларның 5се генә парламетка үтәрлек тавыш җыя алыр, дип фаразлана иде.

Вакытыннан алда парламент сайлавын уздыру карары оппозициянең президент сайлавына каршы чыгуыннан соң кабул ителде.

Сишәмбе көнне Молдова хакимиятләре Русия һәм Беларус күзәтүчеләренә тиешле рөхсәт юк, дип илдән китәргә кушты. Шулай ук 87 халыкара күзәтүчегә илгә керү рөхсәте бирелмәде.
XS
SM
MD
LG