Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:54

Молдовада кабаттан үткәрелгән парламент сайлавында коммунистлар 45 процент тавыш җыеп беренче урында булса да, оппозициягә оттыра.

Молдовада чәршәмбе үткәрелгән парламент сайлавында тавышларның 97 процентын санау нәтиҗәләренә караганда, иң күп тавышны, 45 процент, хакимияттәге Коммунистлар фиркасе җыйган.

Әмма коммунистлар күпчелек тавыш җыя алмый. Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, 4 оппозицион фирканең тавышларын бергә кушканда коммунистларныкыннан күбрәк булып чыга.

Коммунистларның тавышлары апрель аенда үткәрелгән беренче сайлаудагыдан сизелерлек кими. Апрельдә 60 тавыш җыйган коммунистларга бу юлы 101 урынлы парламентта 48 тавыш кына эләгә.

Оппозицион фиркаләр барлыгы 53 тавышка ия булачак. Бу аларга үз хөкүмәтләрен төзергә һәм кануннар чыгарырга җитә. Әмма оппозиция үзе генә берләшеп үз президентын сайларлык тавышларга ия була алмый. Президент сайлау өчен кимендә 61 тавыш кирәк.

Влад Филат
Молдова Либераль демократик фиркасе башлыгы Влад Филат оппозицион фиркаләрнең узган төндә коалиция төзү турында килешкәндеген белдерде.

Чәршәмбе көнне тавыш бирергә барган кишиневлыларның берсе Иона Дороде хакимияттәге Коммунистлар фиркасен яклавын, шул ук вакытта оппозициягә каршы гамәлләрне хупламавын белдерде.

"Мин балаларыбызның шулай кыйналуын теләмим. Чөнки 7 апрель вакыйгаларында аларны зинданнарга ташладылар. Һәм рәшәткә артында безнең балаларны иң җинаятьчел ысуллар белән кыйнадылар”, - ди Дороде.

Кишинев, 7 апрель, 2009
Апрель аенда үткән парламент сайлавыннан соң күпчелеге яшьләр булган халык төркеме коммунистларны сайлауда хәрәмләшүдә, тавышларны әвеш-тәвеш китерүдә гаепләп урамнарга чыкты. Парламент бинасына һәм президент утырмасына бәреп кергән демонстрациячеләрне хакимият көч белән бастырды.

Ул сайлау нәтиҗәсендә парламентта коммунистларга конституция нигезендә хакимияттән китәргә вакыты җиткән коммунист президент Владимир Воронин урынына яңадан үз кешеләрен куярга нибары 1 генә тавыш җитми калды.

Парламентта яңа президент сайлау өчен тавыш бирү 2 мәртәбә үткәрелде, әмма коммунистлар оппозициянең 1 генә депутатын да үз намзәтләре өчен тавыш бирергә күндерә алмады.

Воронин ул парламентны таратып яңадан сайлау игълан итәргә мәҗбүр булды.

Чәршәмбе сайлауда үз тавышын биргән Андрей Макамандре илнең киләчәген оппозиция җиңүе белән бәйли.

"Мин бу илдә үзгәрешләр булачагына чынлап та ышанам. Мин хакимият балансы булуын телим. Чөнки болай яшәү инде мөмкин түгел”, - ди Макамандре.

Сайлауда коммунистларга каршы 4 төп оппозицион фирка көрәшә.

Фикер белешүләр аларның дүртесенең бергәләп коммунистлардан күбрәк тавыш җыю мөмкинлеген күрсәтә.

Мариан Лупу
Төп игътибар узган айда уртачыл Демократик фиркане җитәкләү өчен Коммунистлар фиркасе җитәкчелегеннән киткән Мариан Лупуга юнәлгән.

Кайберәүләр моны оппозиция тавышларын тартып алу өчен оештырылган хәйләкәр адым дип исәпли.

Әмма Лупу Молдовадагы сәяси кризистан бары тик киң нигезле хөкүмәт коалициясе төзү аша гына чыгып булачак ди.

"Мин Коммунистлар фиркасе җитәкчелегенең фикер йөртешен бик яхшы беләм. Ул җитәкчелекнең ил мәнфәгатьләре хакына тигез һәм нәтиҗәле сәяси хезмәттәшлек булдыру өчен тешле сәяси тәрбиясе юк”, - ди Лупу.

Сайлауны илнең үзендә яшәүче һәм читтән килгән 3 меңнән артык кеше күзәтте.

Коммунистлар яңадан җиңгән очракта, апрель вакыйгаларының кабатлануы бик көтелмәсә дә, киеренкелек шактый зур.

Оппозиция коммунист җитәкчелекне саулаучыларны куркытуда, оппозиция тарафдарларына каты басым ясауда гаепли.
Апрель аенда Воронин оппозицияне Молдованы күрше Романиягә кушарга җыенуда гаепләгән иде.

Икенче дөнья сугышына кадәр Молдованың зур гына өлеше Романия карамагында булган. Аларның телләре дә уртак, мәдәни бәйләнешләре дә шактый киң.

Узган җомга көнне Воронин янә, әгәр оппозиция җиңсә, Молдовага юкка чыгу куркынычы яный дип белдерде.

Русия белән Молдова арасында Днестр буе төбәгендә яшәүче урысларга бәйле киеренкелек дәвам итсә дә, Мәскәү Воронинга ярдам күрсәтеп килә.

Күптән түгел Русия Воронин хакимиятенә ярты миллиард доллар кредит тәкъдим итте.

Владимир Воронин тавыш биргәннән соң журналистлар сорауларына җавап бирә
Чәршәмбе иртән тавыш биргәннән соң Воронин тагын бер мәртәбә Молдова белән Мәскәү арасындагы тыгыз бәйләнешләрне искә алды.

Безнең илдәге бу кыен көннәрдә Русия үзен иң эчкерсез, иң чын дус буларак күрсәтте. Һәм моны беркем дә, беркайчан да онытмаска тиеш”, - диде Воронин.

Оппозия исә Молдованың Романия белән бәйләнешләрен ныгытырга һәм Европа Берлегенә интеграцияләнергә тели. Алар Воронинны коррупциячел сәяси олигархлар мәнфәгатен кайгыртуда, үзен баету хакына икътисадый тәрәккыятьне тоткарлауда гаепли.

Сәяси күзәтүче Игорь Мунтеану Молдова торгынлык чоры кичерә ди.

"Хакимияттәге президентның улы Олег Воронин илдәге иң бай кешеләрнең, иң бай олигархларның берсе. Һәм бу аның фиркасе социаль гаделлек һәм тигезлек идеяләрен алга сөрүгә карамастан”, - ди Мунтеану.

Аның әйтүенчә, Мәскәү Молдовадагы оппозицияне төбәктә үз тәэсиренә янаган куркыныч итеп күрә. Молдовадагы киңкүләм мәгълумат чараларының 75 проценты Мәскәү контролендә диелә.

Дорин Киртоакэ
Либераль фирка җитәкчесе һәм Кишинев меры Дорин Киртоакэ Коммунистлар фиркасе сайлауда оттырган очракта фиркагә хакимияттә калырга ярдам итү өчен хәрби бүлекләрне әзерләп куйган ди.

“Андый вәзгыятьтә алар кайбер агрессив гамәлләр оештырырга мөмкин. Чөнки алар демократияне һәм демократик кагыйдәләрне кабул итәргә әзер түгел кебек”, - ди Киртоакэ.

Парламентта төзеләчәк коалиция яңа президентны сайлый алмаса, Воронин киләсе елга кадәр, тагын бер парламент сайлавы үткәрелгәнче хакимияттә калачак.

Мунтеану ул очракта да ахыр чиктә оппозиция җиңүгә ирешәчәк, коммунистларның көче турындагы әкияткә ышанучылар кими бара, апрель вакыйгалары халыкның, яшьләрнең бу хакимиятән туйган булуын күрсәтте ди.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG