Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:55

Согуд Гарәбстаны Русиянең 50 мөселманы хаҗын түли


Согуд Гарәбстаны быел Русиянең 50 мөселманының хаҗы өчен үзе түлиячәген белдерде. Бу хакта ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды җитәкчелегенең Согуд Гарәбстанының Русиядәге илчесе Гали Хәсән Җәгъфәр белән очрашуда килешенгән.

Хаҗга бушка барачак мөселманнар исемлеге инде төзелгән. Алар арасында хезмәт ветераннары һәм дини идарәләр руханиләре бар.

2008 елның декаберендә Русиядән 25 838 мөселман хаҗ кылган. Быел хаҗ ноябрьдә булачак.

XS
SM
MD
LG