Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия түрәләре исәннәр турында кайгыртсын!


“Безнең гәҗит”нең чираттагы санында Русия түрәләре турында уйланулар, караучысы булмаган сугыш ветераны тирәсендәге ыгы-зыгыга, “Сәләт” аланына багышланган.

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылыннан хат язучы Шәвәлиева әнә шундый фикердә тора. Ул Дәүләт Думасының Партизаннар көнен дәүләт бәйрәме итү тәкъдименә каршы чыга.

Сугыш ветераннарын гына түгел, тыл хезмәтчәннәрен дә кайгыртырга кирәк, ди ул. Югыйсә, алар 2500 сум гына пенсия ала икән.

Табышмакны кем чишә ала?

Эльвира Фатыйхованың “Табышмак” дигән язмасында халык өчен гадәти күренеш тасвирлана. Сугыш ветераны Галиәхмәт бабайның фатирына Эльвира исемле кызны анда тора дип рәсмиләштерәләр. Әмма карт нинди кәгазьгә кул куйганын да белмәгән.

Хәзер бабай, Эльвира, күршеләр арасында тарткалаш бара. Күршеләр Эльвираны картны үтерергә теләүдә дә гаеплиләр. Ул исә моны кире кага һәм фатирдан баш тартырга уйламый. Ә картны Эльвира түгел, ә башка кешеләр тәрбияли.

Америка көндәлеге

Журналист Лилия Заһидуллина Америкада булып кайткан. Аның язуынча, американнар Русия турында бөтенләй берни дә белми. Хәтта Русия президенты Горбачев дип уйлый. Урыс хатыннарын бик симез итеп күз алдына китергәннәр. Русиядә бик суык, шуңа җылыныр өчен аракы эчәләр дип фаразлыйлар икән.

Американнар Русиядә бер бүлмәле фатирның 60 мең доллар торганы белгәч, автор язуынча, артларына утыра язган. Баксаң, анда ике катлы йортны 8 мең долларга сатып алып була икән.

Эчкече мөселман

Язма авторы Рәзинә Хәсәнова урамда сырага дип, хәер сорап утыручы мөселман карчыгы турына сөйли. Ипигә дисә, бирер идем, ди Хәсәнова.

Автор фикеренчә, 73 яшьлек әбигә ак яулык ябынып, намазлык өстендә утыру шулкадәр килешер иде югыйсә, дип яза күргәннәрен Чаллыдан Хәсәнова.

Могҗизаи китап


Әлеге исемдәге хатны Гөлинә Шаһвәлиева язган. Хатта ул янгын вакытында да исән калган “Коръән” китабы турында сөйли. Әлеге изге китап 1902 елда ук чыккан була. Бөтен йорт-җир янып бетеп, “Коръән”нең исән калуын автор Аллаһның рәхмәте дип уйлый.

Хәзер алар борынгы изге китапны Кол Шәриф мәчетенә тапшырган.

Рамазан ае җитә

Әлеге язма Казан кешесе Зәйтүнә Хәйруллинаныкы. “Рамазан җитә” дигән хатта совет хакимияте елларында балаларга мәктәп укытучыларының махсус ураза тотарга мөмкинлек бирмәүләре әйтелә. Укытучыларга ураза тотучы кешеләрне әләкләүчеләр дә булган. Зәйтүнәнең әтисе, рәхәтләнеп дин тотар вакытларның да киләчәген әйтеп калдырган була.

“Сәләт” тә журналистлар укыталар

Журналист Илфат Фәйзрахманов “Сәләт” аланында журналист булырга теләүче мәктәп балаларына ике көн сабак биреп кайткан. 10-лап баланың киләчәктә татар журналистикасында исемнәре, бәлки, ишетелер әле дигән ул.

Хәзергә сәлкешләр арасыннан Чаллы егете Линар Закиров кына “Безнең гәҗит” белән хезмәттәшлек урнаштыра башлаган.
XS
SM
MD
LG