Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада: төзелеш акчалары кемгә эләгер?


Җомга көнне Универсиаданың ике төп корылмасын төзүче ширкәт билгеләнәчәк. Бәйгедә Татарстан оешмасы да катнаша.

Универсиаданың ике төп корылмасы саналган футбол стадионы һәм су спорты сараен төзүне быел көзен башлау күздә тотыла. Әлеге эш кайсы ширкәткә тапшырылыр, әлегә, билгесез. Бәйгедә халыкара оешмалар да, Русиянекеләр дә катнашты.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм коммуналь-хуҗалык министры урынбасары Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, икенче турга 4 ширкәт узды. Аның берсе - дөньякүләм тынылган “Alpine” алман ширкәте. Ул Мюнхенда 2006 елны узган футбол чемпионатына “Альянс Арена”ны төзегән иде.

Анардан тыш, “Ингеоком” оешмасы белән берлектә “Моспроект-4” ширкәте (Мәскәү), Татарстан төзелеш оешмалары берлеге, Пекиндагы “Кош оясы” стадионын проектлаучы “Arup” ширкәте һәм 2014 елга Сочи эшләрен алып баручы Мәскәүнең “Главстрой” ширкәте белән Америка архитектура компаниясе тандемы бар.

Фәйзуллин әйтүенчә, “Alpine” икенче турга узса да, бәйгедән чыккан. Шулай итеп, нәтиҗәдә “Arup” оешмасыннан тыш, Мәскәү һәм Татарстан ширкәтләре калган.

Эшеннән алда - акчасы

Әлеге корылмаларны төзегәндә чыгымнарны экономияләү максаты куелган иде. Ягъни элек эшләнгән проектларны кабатлауга өстенлек биреләчәк. Бары проектлау барышында үзгәрешләр кертеләчәк.

Экономияләү максаты куелса да, төзелешкә бүленәчәк акчалар шактый. Әлеге бәйгедә җиңү өчен көрәш тә шуның белән бәйле, ди белгечләр.

Мисал өчен футбол стадионына - 5 миллиард 300 миллион сум, ә су спорты сараена – 2 миллиард 600 миллион сум тотылачак.

Элегрәк ике корылманы да бер үк төзелеш берләшмәсе эшлиячәк дигән сүз таралган иде. Фәйзуллин моны кире какты.

Ул әлеге ике корылма, мөгаен, иң соңгылары булып тапшырылыр, ди. Су спорты сараеның гамәлгә керүе 2012 елга планлаштырыла.
XS
SM
MD
LG