Accessibility links

Чалбар кию өчен көрәш


Хартумда мәҗлескә чалбар киеп килгән ханым мәхкәмә алдына басты. Лүбнә Хөссәин чалбар кию Судан конституциясе һәм исламга каршы түгел, ди.

Шәригать кануннары белән яшәгән Суданда җәмәгатьчелек алдына чалбар киеп чыккан Лүбнә Хөссәингә каршы мәхкәмә эше башланды. Элекке журналист, хәзер БМО хезмәткәре булган бу ханымга "киемдәге тыйнаксызлыгы" өчен 40 тапкыр камчы яный.

Судан башкаласы Хартумда бер ресторанда булган мәҗлескә 12 хатын-кыз чалбардан килгән, алар барысы да кулга алынган. Соңыннан ханымнарның 10сы “тыйнаксызлыкларын” таныган, камчы белән кыйналган һәм 120шәр доллар җәза түләгән. Икесе моны танудан баш тарткан һәм мәхкәмәгә мурәҗәгать иткән, шуларның берсе – Лүбнә Хөссәин.

БМО хезмәткәре буларак Лүбнә ханым дөньяның теләсә кайсы илендә хөкемнән котыла ала. Әмма үзенең киемен бер нинди дә канунны бозмаганын исбатлар өчен ул эшеннән китәргә һәм мәхкәмә каршына басарга карар иткән.

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун бу эшкә борчылу белдерде.

Чәршәмбе көнне мәхкәмә утырышына Лүбнә Хөссәин яңадан хөкемгә тартылуның сәбәбе булган яшел чалбарын киеп килгән. Утырыш 4 августка, Лүбнә Хөссәиннең эшеннән китүенә кадәр кичектерелде.
XS
SM
MD
LG