Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа һава аланы низаг мәйданы


Уфа халыкара аэропорты соңгы елларда бер-бер артлы килеп чыккан низаглар урынына әйләнде. Биредә тагын бер гауга кузгалып тора. Бу юлы биредә очкычларны ягулык белән тәэмин итүче ширкәт дәгъвалар белдерә.

“Аэрофьюэлз Групп” дип аталган ширкәт Уфа аэропорты җитәкчеләрен намуссыз конкурентлыкта гаепли. Ягулык белән тәэмин итүче ширкәт башлыклары фикеренчә, Уфа аэропорты вәкилләре аларны биредән кысрыклап чыгарырга тырыша.

Шул ук вакытта Уфа халыкара һава аланы җитәкчеләре дә “Аэофьюэлз” ширкәтен үзләре белән аренда килешүе төземәүдә гаепли. Әлеге ике тарафның низагына Росавиация башлыгы Геннадий Курзенков та кушылырга мәҗбүр булды. Ул Уфа халыкара аэропорты җитәкчелегенә, әлеге тарткалаш хәл ителгәнче, 31 июльгә кадәр, ягулык белән тәэмин итүче ширкәт машиналарына һава аланына керүне рөхсәт итү таләбен куйган.

Әле ике тараф арасындагы соңгы хәлләрне белү өчен, “Азатлык” хәбәрчесе Уфа халыкара аэропортының җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Таһир Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте.

“Әлеге мәлдә очкычларны ягулык белән тәэмин итүдә бернинди дә өзеклекләр юк. Безгә дәгъвалар белдерүче ширкәтнең үзенең дә гаепләре бар. Ләкин бу хәл ителмәслек мәсьәлә түгел. Бары тик аренда килешүләрен җиренә җиткереп төзү генә кирәк”, диде Таһир әфәнде.
XS
SM
MD
LG