Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев 10 августта мәхкәмәгә барырга тиеш


Журналист Ирек Мортазин эшен караучы мәхкәмә бүген гаепләү ягының дәгъваларын тыңлаганнан соң, үзенең киләсе утырышын августның 10-на билгеләде. Гаепләнүче Мортазин сүзләренә караганда, ул утырышка дәгъвачы үзе дә, ягъни бу очракта Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тә киләргә тиеш, чөнки мәхкәмә шикаять бируче тарафны тыңлаячак.

Татарстандагы хәзерге хакимияткә оппозициядә торган Ирек Мортазин үзенең элекке җитәкчесе - президент Шәймиев турында ялган мәгълүмат таратуда, аның хосусиятен какшатуда, аерым социаль катламга карата нәфрәт уятуда гаепләнә.
XS
SM
MD
LG