Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдовада яңа парламент сайланды


Кишиневта сайлау урыны
Кишиневта сайлау урыны

Сайлауда 51% тавыш алган оппозициядәге фиркаләр яңа коалиция турында сөйләшүләр башлады. Тавыш бирү “уңай” дип бәяләнде.

29 июль узган сайлауның нәтиҗәләре җомга игълан ителәчәк.

Тавышларның 98% саналган хәлдә оппозициядәге фиркаләр депутатлары урыннарның 50%тан артыгын алачак, дип фаразланган иде.

101 урынлык парламентта 48 урынны коммунистлар алачак, 53 урында оппозиция вәкилләре булачак, дип көтелә.

Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирүдә халыкның 58%тан артыгы катнашты, дип хәбәр итте.

Бер ай элек президентны сайларга тавышлары җитмәгән коммунистларның башлыгы Владимир Воронин яңа парламент сайлавын уздыруны тәкъдим иткән иде.

Президентның сайлануы өчен 61 депутатның намзәтне яклавы кирәк.

Оппозиция җитәкчеләре икътисади һәм демократик реформалар башлатачакларын белдерде. Белгечләр бу сайлаудан соң Молдованың Русия йогытнысыннан арынып Европа Берлегенә якынаю сәясәтен башлаячагын фаразлый.
XS
SM
MD
LG