Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк Азия – тәмле калҗа


Үзәк Азиянең биш элекке совет республикасы – Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан – дистә еллар буена Мәскәү канаты астында яшәде. Бу илләрнең бәйсезлек алганына инде 18 ел булса да, Русия андагы йогынтысын саклап калырга тырыша. Ләкин бер үк вакытта төбәктә башка илләрнең дә тәэсире көчәя.

“Бу төбәктә Русия инде төп уенчы түгел, – ди Лондондагы тышкы бәйләнешләр институтында Русия һәм Евразия белгече Дҗэймс Никси. – Хәзер анда берничә илнең мөнфәгатьләре кисешә – Кытай, Һиндстан, Европа Берлеге, Кушма Штатлар. Сәяси, мәдәни, хәрби, технология һәм әлбәттә энергия тармагында.”

Сәүдә юлында урнашкан Үзәк Азия илләре элек-электән Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында күпер вазыйфасын башкарды. Нефть, газ, уран ятмаларына бай бу илләр хәзер дөнья куәтләре арасындагы каршылыкны үз файдасына кулланырга тырыша. Казахстан бу эштә аеруча осталык күрсәтә. Башкалары аннан калышмаска тырыша.

“Башка илләр Казахстаннан үрнәк ала, – ди Лондондагы Jane’s төркеме белгече Мэтью Клеменс. – Алар да Русия белән генә чикләнмичә, Көнбатыш һәм Кытайга тәкъдимнәр белән чыга.”

Кушма Штатлар төбәктә чагыштырмача яңа көч саналса да, беренчеләрдән булып бу биш республикада вәкиллекләрен ачты. Американ ширкәтләре анда тиз арада килеп урнашты. Әйтик, Шеврон ширкәте Казахстанның Тенгиз ятмаларын эшкәртү турындагы килешүне 1993 елда ук имзалады.

2001 ел террор һөҗүмнәреннән соң Азия илләре белән хезмәттәшлек яңа төсмер алды. Талибан һәм Әл-Каидә төркемнәренә каршы көрәшендә Вашингтон Кыргызстанда Манас, Таҗыкстанда Дүшәнбе, Үзбәкстанда Ханабад ныгытмаларын куллана башлады.

Нәтиҗәдә Мәскәүнең бу төбәктә йогынтысы күзгә күренеп кими башлады. Хәзер Кремль төбәктәге абруен янә кайтарырга тырыша. Үзәк Азия илләре шушы каршылыкны үз файдасына шактый уңышлы кулланырга өйрәнде.

2005 елда Әндиҗандагы хәлләр уңаеннан Вашингтон Ташкентка тәнкыйть белдерде. Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов американ көчләренә илдән китәргә кушты. Мәскәү белән Пекин моңа хуплау белдерде.

2008 елда исә Кәримов НАТО саммитына чакырылды. Җыен ахырында ул альянс көчләренә Үзбәкстан юлларын куланырга рөхсәтен бирде.

Шушы елда Кыргызстан президенты Корманбәк Бакыев Мәскәү сәфәре вакытында американ хәрбиләренә Манас һава аланын бушатырга кушты. Шул сәфәре вакытында ул Русиядән ике миллиард доллар ярдәм алуын хәбәр итте.

Берничә ай сатулашудан соң американнар Манас өчен аренда бәясен 3 тапкыр арттырыга ризалашты. Ул арада Русиянең РБК Daily газеты язуынча, Мәскәүдән ике миллиард алса да, Бишкәк американнарга Манастан тулысынча китәргә кушмаган булган.

Менә шушы ике мисаллар да, бер яктан Үзәк Азиянең күпләр өчен тәмле калҗа булуын, икенче яктан, бу төбәктәге илләрнең шушы калҗаны оста итеп сата белүләрен күрсәтә.
XS
SM
MD
LG