Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татнефть” Беларуска бара


Татарстанның “Татнефть” ширкәте Беларуста 30 бензин станциясе төзиячәк. Бу хакта Казанда Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм “Белнефтехим” берләшмәсе җитәкчесе Валерий Казакевич очрашуында килешенгән.

Бүгенге көндә Беларуста Русиянең “Лукойл” һәм "Славнефть" ширкәтләренең бензин станцияләре бар.

Очрашуда соңгы 4 елда Беларус белән Татарстан арасында сәүдә күләменең 5 мәртәбә артуы, уртак ширктәтләр төзелүе билгеләнде. Татарстанда беларус тракторлары җыела. Татарстан нефте Беларус берләшмәләрендә эшкәртелә. Чираттагы уртак проект – комбайннар җыю, диде Беларус вәкилчелеге башлыгы.

Беларус Татарстанга тракторлар, машина җиһазлары, тимер чыбык, аркан, машина тәгәрмәчләре, авыл хуҗалыгы һәм юл төзү машиналарын җибәрә.

Татарстан Беларусны нефть һәм химия товарлары, йөк машиналары һәм синтетик каучук белән тәэмин итә.
XS
SM
MD
LG