Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бишкәктә Бердәм иминлек оешмасы җыелды


Элекке Советлар Берлегенең 7 дәүләте - Әрмәнстан, Беларус, Казакъстан, Кыргызстан, Русия, Таҗикстан һәм Үзбәкстан президентлары бүген Бишкәктә җыелды.

Ыссык Күл буенда гайре рәсми шартларда җитәкчеләр тиз хәрәкәт итү көчләре турындагы килешүне тормышка ашыру юлларын тикшерәчәк. Бу төбәкнең тиз хәрәкә итү гаскәрләрен булдыру карары июнь аенда кабул ителгән иде. Бу хәрби көчләр өчен базаны Кыргызстанда ачу күздә тотыла.

Беларус президенты Александр Лукашенка июнь аенда тиз хәрәкәт итү көчләрен булдыру килешүенә кул куймады, әмма бүгенге очрашуга килде.

Русия президенты Дмитрий Медведев Бишкәккә Таҗикстаннан килде. Анда ул Сангтуга-1 дип исемләнгән һидростанцияне ачуда катнашты. Русия бу корылма төзелешенә 500 миллион доллар акча бирде.
XS
SM
MD
LG