Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар борчылу белдерә


Татарстанга сентябрьдә Русиянең БМОдагы кеше хокуклары вәкиле килергә мөмкин. Республиканың кеше хокуклары өчен җаваплы вәкиле Рәшит Вәгыйзов Пермьдә гражданнар форумында катнашып кайтты.

Форум элек сәяси тоткыннар лагере булган “Пермь-36”да узган. Вәгыйзов анда әле дә тоткыннар утырган баракларның шул килеш саклануын әйтә һәм фикер алышулар да нәкъ шунда оештырылган. Хәзер ул сәяси репрессия тарихи үзәге булып тора.

Форумда Amnesty International немец секциясе идәрә әгъзасы Петер Франк, БМОның кеше хокуклары югары комиссары Дирк Хебеккер, Русиядә кеше хокуклары өчен җаваплы беренче вәкил Сергей Ковалев һәм башка күп кенә хокук яклау эше белән бәйле шәхесләр катнашкан.

Мисал өчен, “Кеше һәм төрмә” дигән түгәрәк өстәлгә Париждан СССРда кеше хокуклары торышы турында 1968 елда белешмәлек чыгара башлаучы Наталья Горбаневская килгән. Ул Казанда 4 ел дәвамында җүләрләр йортында утырып чыгарга мәҗбүр булган.

Вәгыйзов “Вечерняя Казань” газетына белдерүенчә, СССРда дисседентлар өчен “әкрен узучы шизофрения” авыруы уйлап табылган булган.

“Һәм шул диагноз белән кешеләрне дистә еллар дәвамында чикләү мөмкин иде”, ди Вәгыйзов.

Җыенда Чечнядагы бүгенге хәлләр, хокук яклаучы Наталья Эстемированың үтерелүе турында сүз барган. Читтәге хокук яклаучылар моңа борчылу белдергән. Чөнки бу Русиядә беренче генә очрак түгел.

Бездә генә түгел

Соңгы вакытта Казандагы хокук яклау үзәкләрендә булган хәлләрне ул безнең республикага гына хас әйбер түгел дигән фикердә.

“Хакимият чит илдән грант алучы хокук яклаучыларны аларның эшен башкара дип саный. Кайвакыт миңа 30-40 елларда яшибез кебек тоела. Рәсми кеше хокуклары вәкилләре дә тәнкыйть сүзләрен әйткәннән соң, тәэсирен сизми калмый”, ди Вәгыйзов.

Мисал итеп, ул Ненец автоном округында кеше хокуклары өчен җаваплы вәкилне китерде. Ул төбәк җитәкчелеген тәнкыйтьләгәннән соң, аның бюджет акчасын кискәннәрен әйтә. Бары хезмәт хакы гына калдырганнар.

Вәгыйзов әйтүенчә, Татарстан президенты беркайчан да аларның эшенә тыкшынмый. Һәм бу башка төбәктәге хезмәттәшләрен гаҗәпкә калдыра.

Тикшерү килә

Рәшит Вәгыйзов белдерүенчә, элек аларны тикшерү өчен вакытлыча тоткарлау урынына (СИЗО) кертмәгәннәр. Бары ул тәкъдим иткән канун өлгесе кабул ителгәч кенә, ирекле рәвештә керү мөмкинлеге туган.

Вәгыйзов фикеренчә, соңгы вакытта вакытлыча тоткарлау урыннарында хәл яхшырган. Чөнки Русия бу хакта Европа Шурасы, БМО алдында хисап тотарга тиеш һәм аннан кайвакыт тикшерүчеләр дә килә.

Аның сүзләренчә, Пермьдә булганда ул Русиянең БМОдагы кеше хокуклары вәкиле белән очрашкан һәм аның сентябрьдә Казанга килергә мөмкинлеге билгеле булган.

“Ул Татарстан һәм хокук яклаучылар эшчәнлеге белән танышырга тели”, ди Вәгыйзов.

Ләкин ул хәл ителмәгән мәсьәләләр шактый булуын әйтә. Мисал өчен, Русия кеше хокуклары Европа конвенциясенең 14 протоколын ратификацияләми. Әлеге документ ратификацияләнсә, Русиядән кергән шикаятьләр Европа мәкхәмәсендә тизрәк карала башлаячак. Ә хәзер бер эшне карауга 3-4 ел китә.

Әлбәттә, аны ратификацияләү Русия җитәкчелеге өчен файдалы түгел. Чөнки шикаятьләр санына караганда, Русия беренчеләр рәтендә. Ул инде 400 миллион сум оттырды.
XS
SM
MD
LG