Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корбаннар суда да, җирдә дә


Бар Русия буенча соңгы ике-өч атна эчендә булган коточкыч юл һәлакәтләре Башкортстанны да урап узмый. Атнакич көнне республика юлларындагы казаларда 5 кеше һәлак булды, 19 кеше төрле дәрәҗә җәрәхәтләр алды.

Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан идарәсеннән хәбәр итүләренчә, узган тәүлектә юллардагы күңелсез хәлләрдә машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуы сәбәпче. Аварияләрдә мотоцикл да, җиңел машиналар да катнашкан. Юл казалары республиканың төрле районнарында һәм Уфада булган дип әйтелә.

Шул ук вакытта кайгы-хәсрәтле хәлләр турындагы хәбәрләр җир өстендәге генә түгел, ә сулыклардагы ваемсызлыклар сәбәпле чыккан фаҗигаләрдән дә килеп тора. Бу ел башыннан Башкортстан елга һәм күлләрендә 98 кеше батып үлгән. Аларның байтагы, исерек килеш, геройланып суга кергән һәм кире әйләнеп чыга алмаган.

Су корбаннары арасында балалар да шактый. Соңгы мисал итеп атнакич Шаран районында булган үкенечле хәлне китеререгә мөмкин. Анда балаларның җәйге лагеренда ял итүче 10 яшьлек малай буада батып үлә. Тәрбиячеләр балаларны игътибарсыз калдыра һәм шул чакта балалар суга кереп киткәч, теге малай ярга үзе чыга алмый. Судан тартып чыгарганда, ул әле исән була, ләкин ашыгыч ярдәм машинасында дәваханага алып барганда ук, гомере өзелә.

Әле җылы көннәр дәвам итә һәм халык җәйге ялларын елга-күлләр буйларында үткәрергә тырыша. Республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгы казалар тагын да булмасын өчен, сак булырга чакырып, җәмәгатьчелеккә кат-кат мөрәҗәгать итә.
XS
SM
MD
LG