Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:32

Молдовада сайлау нәтиҗәсе игълан ителде


Молдовада чәршәмбе көнне узган парламент сайлавы нәтиҗәләре игълан ителде. Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Евгений Штирбу сүзләренә караганда, рәсми нәтиҗәләр фаразларга туры килгән.

Хакимияттәге коммунистлар 101 урынлык парламентның 48 урынын алачак. Оппозициядәге 4 фирка депутатлары 53 урынны алачак. Бу күпчелек коалиция төзү өчен җитәрлек, әмма илнең президентын сайлар өчен җитәрлек түгел.

Молдова президенты, коммунистлар башлыгы Влалимир Воронин башка партияләр белән сөйләшергә әзер булганын белдерде.

XS
SM
MD
LG