Accessibility links

Кайнар хәбәр

“КамАЗ” җитәкчесе кризисны “ябарга” өнди


Русия хөкүмәте җитәкчесе Владимир Путин оештырган киңәшмәдә КамАЗ ширкәте генераль җитәкчесе Сергей Когогин да катнашты. “Яңа шартларда яңача эшли башларга вакыт”, дип белдерде ул анда.

КамАЗ ширкәте бер айлык мәҗбүри ялга туктады. Шушы каникул алдыннан гына Магнитогорскида Бөтенрусия күләмендә узган эре металлургия ширкәтләре киңәшмәсендә КамАЗ җитәкчесе Сергей Когогин да булды. Ул анда Русиянең автомобиль җитештерүче берләшмәләре шурасы рәисе буларак, ягьни илнең бөтен автомобиль сәнәгате исеменнән катнашты һәм чыгыш ясады.

Премьер-министр Путин оештырган бу киңәшмәдә эчке базарны Русия товарлары белән тутыру, бу юнәлештә кануннар кабул итү турында сүз бара. “Кризисны тәмамланган дип санарга, чөнки хәзерге вәзгыять әле озак дәвам итәчәк”, ди Сергей Когогин.

Когогин сүзләренчә, кризисның бетүен көтеп утырудан туктарга кирәк һәм бүгенге чынбарлык нигезендә ширкәтләрне үстерә башларга вакыт. Владимир Путинның үз чыгышында:

“Сез якын арада җитештергән товарны яңартырга һәм сыйфатка игьибар итәргә тиеш. Кирәкле күләмдә җитештерү һәм дәүләткә вакытында салым түләү өчен яңа эш урыннары булдыру зарур”, диде.

Магнитогорскидагы шушы киңәшмәдән соң Мәскәүдә КамАЗга кагылышлы тагын бер чара уза. Биредә “Ростехнология” дәүләт ширкәте генераль җитәкчесе Сергей Чемезов 26 июньдә сайланган КамАЗ җитәчеләр шурасының рәисе итеп кабат сайланды.

Беларус белән сәүдә хупланмый

Сергей Когогин Путин киңәшмәләрендә булган вакытта Чаллыга Русиянең төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин килгән иде. Ул КамАЗ эшчәнлегенә беркадәр тәнкыйть сүзләре дә әйтте.

Мәсәлән, “Себер һәм Төньякта Кытай машиналары бик күп. Аларның урынын сезгә аласы иде”, диде министр Басаргин.
Аннан соң ул хәрби машиналарны карый һәм аларның тәгәрмәчләрен кайда эшләү белән кызыксына. Тәгәрмәчләрнең Беларустан кайтарылуын ишеткәч, “Сез бит көндәшләрегез файдасына эшлисез”, диде Басаргин.

Төбәкләр үсеше министрына КамАЗларның акчаны алдан түләү шарты белән сатылуы да ошатмады. Дөрес, Татарстан премьеры Рөстәм Миңнеханов Русия министрының дәгъвәләренә үз аңлатмасын бирергә тырышты.

Министр Чаллыны КамАЗдан аерды

Моңа кадәр Чаллы ширкәт белән бәйле шәһәрләр исемлегендә иде. Виктор Басаргин исә, шәһәр КамАЗга бәйле түгел, монда сәнәгатьнең бик күп төрләре әйбәт кенә эшли, дигән фикерне әйтте.

Әгәр шәһәр аерым бер ширкәтнең эшчәнлеге белән генә бәйле икән, кризис вакытында мондый шәһәрләргә федераль казнаның игътибары бар. Шәһәр ширкәттән бәйсез булса, тормыш өчен акча да азрак биреләчәк. Шушы вәзгыятьне күз алдында тотып, Рөстәм Миннеханов Русия министрының бераз ялгышуын әйтеп, Чаллының КамАЗга бәйле булуына басым ясады.
XS
SM
MD
LG