Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:16

Июльнең соңгы атнасында Татарстанда булып яткан вакыйгалар төрле мәгълүмат чараларында киң яктыртыла. Әмма аларның кайберләре, бигрәк тә татар халкы өчен әһәмиятлесе җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә кала.

Бер атна элек, нәкъ узган җомга көнне, Мәскәүдә Русия Федерациясенең мәдәният министрлыгында Явыз Иван һәм ул кылган гамәлләрне искә алдылар. Мәскәү дәүләтенең патшасы Иван Васильевич 22 яшендә гаскәр җыеп Казанны алырга килгән. Берничә тапкыр яуга чыгып та, Казан Кирмәнен ала алмыйча, Мәскәүгә кайтканнан соң, шәрык ачкычы булган Казанны яулап алу максаты куелган.

Шул вакытта бер акыллы башы Казаннан берничә дистә чакрым ераклыктагы Зөя утравында кораллар һәм гаскәр туплау өчен кәльга төзергә тәкъдим иткән. Түбән Новгородта буралар бурап, Идел буйлап аларны Зөя утравына китереп, тиз арада Явыз Иван гаскәрләренең хәрби шәһәрчеге булдырылган.

Зөя өчен Мәскәүдә көрәштеләр


Казан яулап алынганнан соң, Зөя утравында чиркәүләр, монастырьлар төзелгән. Анда изге сурәтләр, кыйммәтле иконалар саклана. Татарстанга кунакка килүчеләр бу тарихи һәйкәлләрне барып карыйлар. Свияжск – татарча әйткәндә Зөя утравы кешеләрне үзенә тартып тора. Монда тарих исе килә. Татарстанның табигате һәм Русия тарихының кадерле ядкарьләре монда булып киткән һәр кешенең хәтереннән чыкмый. Берьяктан Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы янәшә торган Казан Кирмәне, икенче яктан - еракта Идел уртасында 64 гектар мәйданлы утрау һәм андагы борынгы чиркәү-монастырьлар.

Менә шушы тарихи ташларны саклау һәм туристларга күрсәтү өчен кирәкле акчалар элекке елларда табылмаган. Утрауда яшәгән 200 кешенең йортларын һәм тарихи һәйкәлләрне бераз гына тәртипкә китерү өчен генә дә 6 миллиард сум акча кирәк.

Татарстан бюджеты моны күтәрә алмый. Үзләре Казанны алганнар икән, һәйкәлләрен дә үзләре торгызсыннар дип, читтән карап торып булмый. Татарстан Зөя утравында федераль музей-тыюлык булдырып, кирәкле акчаларны федераль казнадан алырга тәкъдим итә. Шәһри Болгарны да тергезергә мөмкинлекләр эзләп табасы да бар бит әле!

Монда туристлар агылыр

Кыскасы, Русия мәдәният министрлыгында узган коллегия утырышында бәхәс кызу барган. Бу юлы Казан вәкилләре Мәскәүдәге көрәштә җиңүгә ирешкән. Министрлыкта җыелган агайлар: ”Һәйкәл саклау эшләрегезне хуплыйбыз, молодцы, тагын шул эшне дәвам иттерегез” дип хупларга җыенган булганнар. Коллегия исә утырышта яңгыраган чыгышларны, Татарстан вәкилләрен тыңлап, музей-тыюлык булдыру тәкъдиме белән федераль хөкүмәткә чыгарга карар иткән.

Әлбәттә, кризис вакытында бу правослау дине һәйкәлләре белән маташу кирәкме дип шикләнүчеләр булган. “Юк, кирәк”,- дип, казанлылар бирешмәгән. Үз һәйкәлен Русия үзе төзәтсен, акчасын бирсен. Ә Татарстан бу эшләрне яхшылап оештырыр. Эшләр шулай барып, федераль хөкүмәт Зөя утравында музей-тыюлык ачса һәм акчалар бирелсә, инде Шәһри Болгар хәрабәләренә дә Татарстанның кулы җитә башлар кебек.

Ваемсызлык каян килә

Монда хикмәт нәрсәдә? Бүгенге Татарстан җирлегендә урнашкан утрауның язмышы, бу мәсьәләнең ничек хәл ителүе бер генә каләм иясен, микрофон, телекамера остасын, җәмәгать эшлеклесен гаҗәпләндермәде, хәтта кызыксындырмады. Бер атна буе Татарстанда хакта бер генә репортаж яки мәкалә дөнья күрмәде.

Хәер, ”уважительный” сәбәбе дә бар. Илдә кризис, Идел-Уралда корылык. Меңнәрчә гектарда үскән бөртекне җыеп алып булмый. Иң гаҗәбе шул, мондый корылык теге заманнарда ачлык китерер иде. Ә бүген шәһәрдә дә, авылда да икмәк, бәрәңге җитәрме дип борчылучы аз. Менә шундый заман. Акча юк, төзелешләр туктый, икмәк үсми, ә без һаман чәчкә атып утырабыз.

Бу атнада Казанның Авиатөзелеш районында Соцгород дип аталган ерак мәхәлләдә җир казып төшеп киттеләр. Бу инде Казанны алу өчен Зөя утравында утрауда бура җыю гына түгел. Казан Кирмәненә җир астыннан үтеп керү өчен метро казыла башлады. Хәзергә әле Декабристлар урамы башына килеп җиткән метро юллары Горбунов исемендәге очкыч төзү ширкәтенә барып җитәргә тиеш.

Җир астыннан Казан Кирмәнен яулау

Шушы ерак араны җир астыннан түгел, өстеннән трамвайда үткәндә дә ярты сәгатьләп вакыт үтә. Ә Универсиадага кадәр 4 ел вакыт калып бара. Метро төзү акчасы да аз бирелә. Әмма барыбер бу атнада Алтынчәч һәм Айсылу исемле җир асты машиналары балчык кимереп тагы аска төшеп киттеләр.

Шулай ук бу атнада булган хикмәтле вакыйгаларның берсе - mail. ru ширкәтенең вәкилчелеге ачылу. “Корстон” дип аталган зиннәтле кунакханәдә компьютерчылар гына аңлый торган шушы эш башлану бәйрәм ителде. Аңлаган кеше аңлар – бу вакыйга татарлар өчен бик мөһим.

БДИ баллары "баллы"

Җәйге челләдә комбайнда коргаксыган басуларда буш башаклар суктырып йөргән авыл кешеләре рәнҗемәс - бу атнаның төп вакыйгасы шәһәрдә булды. Уку йортлары казан кебек кайнады бу көннәрдә. Татарстандагы югары мәктәпләргә гариза биргән абитуриентларның саны ярты миллионга якынлашып килә. Технологик университетка 2 мең студент кабул ителсә, 100 меңнән артык кеше гариза биргән.
Кайбер уку йортларында бер урынга 50-60 кеше дәгъва итә.

Шулай булгач, Казан урамнары кеше белән тулы дип уйлыйсыздыр. Ялгышасыз. Урамнарда хәл гадәттәгечә . Чөнки Казанга килгән һәр абитуриент 10-лап уку йортына гариза бирә. Ясалма бәйгенең ахыры шактый хикмәтле. Кайбер төбәкләрдән, әйтик Мари, Чуваш республикаларыннан, БДИның югары саннарын –90-100 бал! – алып киләләр һәм укырга кереп китәләр. Социология белгечлеге буенча 25 урын булса, дәгъва итүчеләр арасында гына да инвалидлар 30-дан артык. Димәк төзек тәнле социологлар булмаячак?

Туган телдән ваз кичү

Ә менә Казан университетының татар филологиясе факультетына аттестатларының төп нөсхәләрен китерүчеләр саны, кабул ителүчеләр саныннан кимрәк булып чыкты. Берәүләр укырга керү өчен зур конвертларда ришвәтне кемгә бирергә белмичә интегә, шул ук вакытта татар бүлегендә стипендия алып укырга, милләт өчен кирәкле белемнәр алырга һәм мәгарифтә, дәүләт оешмаларында рәхәтләнеп эшләргә теләүчеләр аз булып чыккан.

Менә шундый хикмәтле, уйланырлык вакыйгалар булды бу көннәрдә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG