Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брянскида меңләгән кеше урамга чыкты


Брянскиның үзәк мәйданында меңләгән кеше катнашында урам җыены узды. Узган ай элек үткән шундый каршылык чарасында эшкуарлар шәһәр базарындагы үзгәрешләргә һәм аның башлыгын алмаштыруга ризасызлык белдергән иде. Бүгенге чарада эшкуарларга өлкәнең дистәләгән ширкәтендә эшсез калган хезмәткәрләр кушылды.

Эшкуарлар ярты елдан алып 10 айга кадәр хезмәт хакы алмаган бу эшчеләргә ярдәмгә он, ярма, икмәк һәм ит җыюны оештырды.

Каршылык чарасында шулай ук сәнгатькәрләр һәм рәссамнар катнашкан. Алар шәһәр хакимиятенең Күргәзмәләр залын үзенә алуына протест белдергән.

Белгечләр төрле катлам кешеләрнең хакимиятләргә каршы шулай бердәм протест белдерүе беренче тапкыр, дип белдерә. Чыгышларның күбесендә губернаторның эшеннән китүенә таләп булды.
XS
SM
MD
LG