Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Кыргызстанда хәрби көчен арттырмакчы


Русия президенты Дмитрий Медведев Уртак иминлек килешүе илләре саммитында Кыргызстанда Мәскәүнең икенче хәрби ныгытмасын ачу мәсьәләсен күтәрә.

Кыргызстанның Ыссык Күл буендагы ял шәһәре Чолпон-Атада Уртак иминлек килешүенә кергән илләрнең президентлары гайре рәсми очрашуга җыелды. Анда каралган төп мәсьәлә - төбәкнең уртак тиз хәрәкәт итүче көчләрен булдыру. Русиянең киңкүләм мәгълумат чаралары исә әлеге саммитта президент Дмитрий Медведев Кыргызстанда Русиянең икенче хәрби базасын ачу мәсьәләсен дә күтәрәчәк дип белдерә.

Күмәк тиз хәрәкәт итү көчләрен булдыру турында беренчел килешү Уртак иминлек килешүе оешмасының 14 июньдәге очрашуында имзаланган иде.

Әмма 2 әгъза ил – Беларус белән Үзбәкстан ул килешүгә кул куюдан баш тартты.

Оешмага барлыгы 7 ил – Русия, Беларус, Казакстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Әрмәнстан керә.

Лукашенко саммитка 5 яшьлек улы Николай белән килде

Кыргызстандагы бу гайре рәсми очрашуга Беларус президенты Александр Лукашенко белән Үзбәкстан президенты Ислам Кәримовның да килүе Мәскәүдә Күмәк тиз хәрәкәт итүче көчләр килешүе ниһаять тулысынча имзаланыр дигән өмет уятты.

Ул арада Русия хәбәр агентлыклары Русия президенты ярдамчесе Сергей Приходько әйткәннәргә таянып, Медведев очрашуда Уртак иминлек килешүендәге илләр белән Кыргызстанда Русиянең икенче хәрби ныгытмасын ачу турында сөйләшәчәк дип белдерә.

Приходько хәбәрчеләргә бу атнада Русия белән Кыргызстан рәсмиләре Кыргызстанның көньягында Русия хәрби базасы ачу турында беренчел килешүгә иреште дип белдергән.

Аның әйтүенчә, бу базаны күбрәк яңа төзеләчәк күмәк тиз хәрәкәт итү көчләре файдаланачак.

Элегрәк кыргыз президенты Курманбәк Бакыев Кыргызстан һәм Русия хәрбиләренең уртак күнегүләре өчен террорга каршы үзәк булдыру турында икеяклы сөйләшүләр үтүен генә әйткән иде.

Курманбек Бакыев

“Бу база түгел, бу халыкара террорчылыкка каршы көрәш үзәге. Ягъни ул Кыргызстанның көньягында һәркайчан барлыкка килергә мөмкин халыкара террорчылыкка каршы күнегүләр үткәрү үзәге була ала. Андый хәл һәркайчан килеп чыгырга мөмкин. Үзәктә безнең хәрбиләр бергәләп өйрәтелергә, Русия хәрбиләре бергәләп өйрәтелергә мөмкин. Бары шулай гына”, - диде Бакыев.

Шулай да җомга көнне “Коммерсантъ” газеты яңа база төзү мәсьәләсендә Русия белән Кыргызстан арасында килешенмәүчелекләр чыгуы турында хәбәр итте.

“Коммерсантъ” язуынча, Кыргызстан ул хәрби базаның буш урында Русия акчасына төзелүен тели, Русия исә көньяктагы Ош шәһәре янындагы берәр әзер хәрби ныгытманы гына үзенә алмакчы була.

XS
SM
MD
LG