Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акчага табынуны тәнкыйтьләгән патриархның кул сәгате 30 мең евролык


Рәсми сәфәр белән Украинага килгән яңа урыс патриархы Кирил, вакытының бер генә минутын да әрәм итми, православ чиркәвенең тәэсирен арттыру, аның идеалларын алга сөрү эшен алып бара.

Киевтәге Дини академиядә ясаган чыгышында патриарх Кирил төп игътибарын хәзерге җәмгыяттә киң таралган “акча вә мал куу шаукымы”н тәнкыйтләүгә юнәлтте. Патриарх сүзләренчә, Көнбатыштан килгән шушы яман күренеш бәхет һәм муллыкны бары тик акчага ия булуга гына бәйләп куйды.

“Акчаң бар икән – синең бар нәрсәң дә бар: иреклек тә, кодрәтең дә, рәхәтлек тә. Тәңредән тулысынча бәйсез булу вәсвәсәсе чамадан тыш мал артыннан куудан килә”, - диде Кирил үз чыгышында.

Яшәү ямен акчада түгел, ә Тәңрегә якын булуда күрүгә өндәгән паириарх Кирил шушы сүзләрен әйтеп, Киевтән китеп баргач, Украина басмалары шактый кызыклы фотосүрәтләр бәян итте – анда патриарх Кирил кулында данлыклы Breguet ширкәтенең ак алтыннан эшләнгән сәгате күренә (рәсемнәр биредә).

Шушы кул сәгатенең якынча бәясе 30-35 мең евро.

Элегрәк Украинаның “Интер” телеканалында урыс патриархы, бар кешелек дөньясы өчен җитди бер куркыныч булып Көнбатыштагы чамасыз куллану стандартларының таралуы тора, дигән иде. “Әгәр дә бар җәмгыять чиксез куллану юлына баса икән, җиребез моңа чыдамаячак”, - дип кисәтте ул.

Ә инде Донбасска килеп Горловка күмерчеләре янында ясаган чыгышында исә Кирил кризистан алар белән бергә үзенең дә зур зыян күрүен әйтте. “Без хәзер бергәләшеп адәм гөнаһлары өчен түләргә мәҗбүрбез: алдашу өчен, комсызлык өчен, чиксез байлыкка омтылу һәм икътисадый мөнәсәбәтләрдән кешенең югалуы өчен”, - дип белдерде Урыс чиркәве башлыгы.

Бу урынга әле күптән түгел генә сайланган Кирил тәҗрибәле оратор, матур сөйләү остасы санала. Украинада да ул халыкны чиркәүгә күбрәк җәлеп итәргә тырышты, һәм гадәттәгечә әхлакка, гадилеккә кайтуга өндәде.
XS
SM
MD
LG