Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:38

Төркмәнстанда цирк тергезелә


Ашгабад – Төркмәнстан президенты Корбанулы Бирдемөхәммәдов дәүләт циркын оештыру турында карар имзалады.

Әлеге карарга күрә, яңа оешмага Ашгабадта 1985 елда төзелгән иске цирк бинасы бушлай тапшырылачак.

Бу бина Ашгабадның иң күркәм биналарының берсе санала иде. Элекке президент Сапарморат Ниязов Төркмәнстанда цирк, опера, балет һәм башка сәнгать тармакларын тыйганнан соң, бу бина яраксыз хәлгә килгән иде.

XS
SM
MD
LG