Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран активисты сайлауда хәрәмләшүләр булмады, ди


Тәһран – Иранның танылган реформачыл активисты, элекке вице-президент Мөхәммәт Али Абтаһи июнь аенда үткән президент сайлауда бернинди тәртип бозулар да булмады, дип белдерде. Элекке президент Мөхәммәт Хатами тарафдары булган Абтаһи бу сүзләрен бүген Тәһранда башланган мәхкәмә утырышында әйтте.

Мәхкәмәдә июнь аенда протест чараларында катнашкан йөздән артык кешенең эше карала. Алар арасында элекке югары түрәләр дә бар. Бу кешеләр халыкны котырту, көч куллануга өндәү, фетнә оештыру ниятендә гаепләнә.

Иран оппозициясе сайлау нәтиҗәләрен хәрәмләшү дип, аларны көчтән чыгарырга таләп иткән иде.

Бүгенге мәхкәмә утырышында Абтаһи “ул хәрәмләшү турындагы уйдырмалар урам җыеннарын оештыру өчен махсус уйлап чыгарылды” диде.
XS
SM
MD
LG