Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан Русиянең күбрәк хәрбиен урнаштырырга риза


Чулпан-ата – Кыргызстан үз җирендә тагы да күбрәк Русия хәрбиләрен урнаштырырга ризалык бирде. Ике илнең президентлары – Корманбәк Бакыев һәм Дмитрий Медведев - шимбә көнне Ыссык Күл буенда урнашкан Чулпан-ата курортында бу турыда килешү имзалады.

Әлеге килешүгә күрә Кыргызстанда Русия хәрбиләренең саны бер батальонга җитәргә мөмкин. Килешү 49 елга төзелгән.

Хәзерге вакытта Русиянең Кыргызстанда бер хәрби ныгытмасы бар. Ул Бишкәк янындагы Кант һава аланында урнашкан. Русия көньяктагы Ош каласы тирәсендә тагын бер ныгытма ачырга тели. Әлеге ныгытмада Уртак иминлек килешүе илләренең тиз хәрәкәт итүчән көчләре урнашыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG