Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда машина казасында 5 кеше үлде


Казанның Декабристлар урамында, кичке сәгать 4тә, җиңел машина һәм автомобильләрне күчерә торган эвакуатор белән бәрелгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан бүлеге хәбәр иткәнчә, эвакуатор дөрес куелмаган автомобильне тоягәндә, аңа 6 кеше утырган чит ил машинасы килеп бәрелә. Анда булган 4 егет һәм бер кыз шунда ук үлә, тагын бер кыз яралана, әмма исән кала. Эвакуатор йортучесе зыян күрми.

Беренче мәгълүматларга караганда, бу казада җиңел машина йортүчесе гаепле.
XS
SM
MD
LG