Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә H1N1 гриппына бәйле 3 кеше тикшерелә


Русия табиплары әйткәнчә, соңгы тәүлектә илдә A/H1N1 вирусын йоктыруда шикләнелгән тагын 3 юлчы теркәлгән.

Күзәтү оешмасы мәгълүматларына караганда, авырулар инфекцияләрне дәвалаучы хастаханәләрдә тотыла. Аларны тикшерәләр.

Роспотребнадзор оешмасы хәбәр иткәнчә, 1 нче августта дөньяда шушы A/H1N1 вирусын йоктырган кешеләр саны 177 меңнән арткан, алардан бер меңнән артык кеше үлгән.
XS
SM
MD
LG