Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кирилл Украинаның көнбатыш өлешенә килде


Русия православ чиркәве башлыгы Кирилл, Украинага сәфәре кысаларында Ровно өлкәсенең Корец төбәгенә килде. Ул, хакимиятләрнең киңәш итмәвенә карамастан, Украинаның көнбатыш өлешенә бару планын үзгәртмәскә булды. Корецта ул хатын-кызлар моностырендә булды, аны анда җылы каршы алдылар.

Әлегрәк, Кирилл Украинаның көнбатыш өлешенә бармаячак, дигән хәбәрләр чыкты. Ул Ровно каласында, Киев патриархаты үзенә алган ике моностырьне күрергә тиеш иде.

Аңа кадәр Мәскәү патриархиясе вәкиле, Русия чиркәве башлыгы Кирилл Севастополь каласыннан кире Киевка кайтачак дигән хәбәр таратты.

Якшәмбе көнне патриарх Кирилл Херсонеста бәйрәмчә укулар үткәрде. Анда 10нче гасырда князь Владимир христианлыкны кабул иткән булган дип санала. Бу чарада бер меңләп кеше катнашты дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG