Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:13

Кризис яшьләрне авылга кайтара


Марат Шәрәфиев көн дә иртән сигезенчедә эшкә кузгала

Марат Шәрәфиев көн дә иртән сигезенчедә эшкә кузгала

Хөкүмәтнең авыл хуҗалыгына карашы үзгәрмәсә кайтканнар гына түгел, гомер бакый авылда эшләгәннәрнең дә хәле яхшырмас, ди ширкәт башлыклары.

3 август көнне бер төркем авыл хуҗалыгы ширкәтләре башлыклары Шәмәрдәндәге икмәк кабул итү урнына җыелган. “Алан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять башлыгы Хәбир Фәсхетдинов урып-җыю башланганга бер атна гына узмады, ашлык кабул итү бәяләре һаман куелмаган дип аптырый.

“Узган ел бодайны 5 сум 50 тиеннән тапшырган идек. Быел бәясен белгән кеше юк. 4 сум 50 тиен дип тә ычкындыралар. Арышны әлегә бөтенләй алучы юк. Безнең 500 тонна әзер арыш бар. Монда - Шәмәрдәндә: “Арышыгызны кая булса да куеп торыгыз, безгә бодай кирәк, аның өчен 3 сумнан акча биреп торам”, дип әйтә. Акча сорап килгән идек. Минем бүгенгә 1,5 миллион сум кредит түлисе бар”, ди Хәбир Фәсхетдинов.

Аның әйтүенчә, авыл хуҗалыгында җитештерелгән икмәккә, сөткә яхшы бәя булса, барсын да эшләп була. Хезмәт хакын да вакытында түләп, җирдә эшләүчеләр өчен төрле социаль программаларны да тормышка ашырырга мөмкинлек туа. Авылга эшлибез дип кайтканнарны йортлы итү уйлары да башымнан чыкмый, ди Фәсхетдинов.

Илгиз Шәрәфиев
Дөньяда финанс кризисы башлангач авылга күчеп кайтучылар арта. Марат Шәрәфиев үзенең абыйсы Азат белән бергә Казанда “Стройкоммаш” ширкәтендә эшләгән. 20 мең тирәсе хезмәт хакы ала идек, кризиска сылтап бик аз - 3 мең тирәсе генә түли башладылар, шуңа кайттык, ди ул. Дөрес авылда да Марат акчаны каерып алмый.

“Күпкә аз булса да шәһәрдәге кебек подвалда, ягъни идән астында тору кебек түгел. Анда фатир түләүләре, кереп торган өчен түләүләргә күп кирәк”, ди Марат.

Һәр көнне иртә белән Алан авылындагы Шәрәфиевларның өйләре каршыннан 3 трактор кабынып эшкә китә. Берсенә әтисе Илгиз, икенчесенә Марат үзе, өченчесенә абыйсы Азат утыра. Кризис башлангач Азат та хатыны һәм баласы белән авылга кайткан. Бер түбә астында алар бүген 9 кеше.

Азат, ялкауланмасаң авылда да яшәргә була, дип белдерә. “Эшләсәң, мал асрасаң яшәп була”, ди ул. Әтиләре Илгиз Шәрәфиев тә авыл кешесе гомер буе ике эштә ул, дип белдерә.

“Хезмәт хакына карап кына яшәп булмый. Мал асрарга, тавык-чебеш үстерергә, бәрәңге утыртырга кирәк. Колхозда каты итеп эшлисең, өйгә кайткач тагы да катырак итеп эшләсәң генә авылда яшәп була”, ди Шәрәфиев.

“Алан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять башлыгы Хәбир Фәсхетдинов дә авылга тырыш эшче куллар җитешмәүне яшерми. Әнә акчасы азлыктан ферма көтүен көтүче дә юк икән. Мариларны эшкә алганнар. Җитәкчеләрнең әйткән сүзләренең үтәлмәвенә дә аптырый ул.

“Сөт тапшырган өчен 25 тиен дотация бирергә җыеналар. Башта 2 сум була дип әйткән иделәр. 1 сумы Русия, 1 сумы Татарстан бюджетыннан дип. Менә хәзер исә 25 тиенгә дип документлар әзерли башладык”, ди Фәсхетдинов.

Шәрәфиевлар авылга күчеп кайтучылар үзләре генә түгел. Аланга соңгы 3-4 ай эчендә 7 яшь кеше кире кайтты инде, дип белдерә авыл халкы.

XS
SM
MD
LG