Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда социаль торак төзү әкренәйде


Татарстанда социаль ипотека программасы нигезендә торак төзелеше кимеде. Программага туктау куркынычы яный, дип хәбәр итә матбугат. Татарстан президенты каршындагы Дәүләт торак төзелеш фонды кыенлыкларны финанслар җитмәү белән аңлата. Фонд, федераль бюджеттан көтелгән 6,1 миллиард сум килмәде дип әйтте. Шул ук вакытта, республика хакимиятләре фондның акчаларны ничек тотуын тикшерә башларга җыена, дип яза “Коммерсант” газетасы.
XS
SM
MD
LG