Accessibility links

Кайнар хәбәр

Расмуссен НАТО Генераль секретаре вакыйфасына кереште


Даниянең элекке премьер-министры Андерс Фог Расмуссен НАТО Генераль секретаре вазыфасында кереште. Ул бу урында Яаап де Хооп Схефферны алмаштырды. Схеффер бу вазыйфада 2004 елдан бирле эшләгән иде.

Расмуссенның җитәкчелеккә килүе авыр вакытка туры килде. Үткән айда НАТО көчләре Әфганстанда аеруча күп хәрбине югалтты.

Расмуссен мәгълүмат чараларына биргән әңгәмәдә, Талибанның ышанычлы көчләре белән сөйләшүләр алып баруга теләктәшлек күрсәтәчәкмен, диде. Шулай ук НАТОның киңәүе һәм Русия белән мөнәсәбәтләр яңа Генераль секретарьнең игътибар үзәгендә булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG