Accessibility links

Өремчедәге бәрелешләргә бәйле 319 кеше тоткарланган


Өремчедәге бәрелешләргә бәйле рәвештә 319 кеше тоткарланган. 5 июль көнне Сиңҗан-Уйгыр автоном төбәгендә башланган бәрелешләрдән соң, җирле полиция 1 500 артык кешене кулга алган иде, аларның бер өлеше соңыннан иреккә чыгарылды.

Уйгырлар һәм хан кытайлары арасында булган бәрелешләр аркасында, рәсми мәгълүматларга караганда, 200 кеше үлгән, 1700 артыгы яраланган.

Уйгырлар Кытай хакимиятләрен милли изүдә гаепли.
XS
SM
MD
LG