Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче татар кибернетигы вафат


Якшәмбе көнне Казанда физика-математика, техника фәннәре докторы, профессор Рәис Бохараев иске татар зиратында җирләнде.

Рәис Бохараев Казан дәүләт университетында математик кибернетика һәм информатика мәктәбенә нигез салучы һәм бу өлкәдә дөньяда әйдәп баручы белгечләрнең берсе буларак тарихка кереп калды.

Дөнья күләмендә танылачак галим 1929 елның 24 апрелендә Төмән шәһәрендә туа. 1947 елда Казанда икенче мәктәпне тәмамлый һәм Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә.
Кандидатлык диссертациясен геометрия өлкәсендә әзерли. Шуннан соң үзенә юнәлеш эзли башлый һәм кибернетиканы сайлый.

Казан дәүләт университетының ВМК факультеты мөгаллиме Равил Хади сүзләренчә, ул елларда әле Сталинның кибернетиканы ялган фән дип игълан иткән карары үз көчендә була. Шулай итеп, татар егете «ялган фән» белән шөгыльләнә башлый.
Ул елларда кибернетика өлкәсендә эшләүчеләр бөтенләй булмый диярлек. Бохараев әлеге фәнгә беренчеләрдән булып кереп китә. “Күпләр кибернетика өлкәсендәге тикшеренүләрнең нәтиҗәсе булмас дип уйлады. Белемле белгечләр дә юк иде”, ди Хади.

Рәис Бохараев яңа компьютерлар җитештерү юнәлешендә институт, Казан дәүләт университеты каршында бүлек, шул ук уку йортында кафедра ача. Русия, дөнья күләмендә бик күп фәнни җыеннар оештыра.

Рәис Бохараев
“Совет чорында дөньякүләм фәнни җыеннар уздыру бик катлаулы эш иде. 1987 елда Бохараев 200 кеше катнашлыгында бу эшне башкарып чыкты”, ди Равил Хади.

Бохараев компьютерлар җитештерү эшен генә алып бармый. Татар телен компьютерда гамәлгә кую өчен дә зур хезмәт куя. Гомумән, аның хезмәтләре күпкырлы, алар бөтен татар дөньясына кагыла, ди Хади.

Рәис Бохараев апрель аенда гына үзенең 80 яшен тутырган иде. Ул соңгы көннәренә кадәр Казан дәүләт университетында эшчәнлеген дәвам итә.

“Быел диссертацияләр яклаган вакытта иң күп сорауларны Рәис Бохараев бирде”, ди Равил Хади.

Рәис Бохараевның бер улы - Равил Бохараев - билгеле шагыйрь, драматург, журналист Лондонда яши. Ә икенчесе - Наил - әтисе юлын сайлаган.

Рәис Бохараев Татарстанның атказанган фән эшлеклесе иде.
XS
SM
MD
LG