Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндиядә Римма Салонен иреккә чыгарылган


Тампере шәһәре мәхкамәсе, илдән чыкмау шарты белән, Русия ватандашы Римма Салоненны иреккә чыгару карарын кабул итте. Аны улын урларга тырышуда гаеплиләр. Мәхкамә вәкиле хәбәр иткәнчә, Салонен илдән 60 көн эчендә китәргә тиеш түгел.

Салоненның 5 яшьлек улын, этисе аның рөхсәтеннән башка урлап Финляндиягә алып чыккан булган.

Малай ике илнең ватандашы булып тора. Аны Русиядән этисе Пааво Салонен алып киткән. Аңа Финляндиянең Петербурдагы консулы ярдәм иткән.
XS
SM
MD
LG