Accessibility links

Патриарх Кирилл Ровнога килде


Русия һәм Мәскәү Патриахы Кирилл, Украинага сәфәре кысаларында Ровно каласына килде. Анда ул Изге-Воскресенье чиркәвендә булды.

Шәһәрнең төп мәйданында Кириллны берничә дистә мең кеше котеп торды. Патриархның килүенә 30 кеше каршылык белдергән шигарьләр күтәреп торды.

Якшәмбе көнне Кирилл Ровнога килмәчәк, дип белдерелгән иде. Мәскәү патриархиясе вәкилләре, Украина хакимиятләре Русия православ чиркәве башлыгы Кириллга илнең көнбатыш өлешенә барырга киңәш итмәде, дип хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG