Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:58

Польшадагы милли оешмалар һәм җирле хакимиятләр 7-9 августта татарларның Подляшье төбәгенә килеп урнашуына 330 ел тулуны бәйрәм итәргә җыена.

Польша татарларына багышланган XI Халыкара җәйге академия Польша президенты Лех Качинский яклавы белән үткәрелә.

Чаралар күбесенчә Биелосток төбәгенең Сокулка шәһәрендә үтәргә тиеш. 3 көнлек программага күп чаралар кертелгән. Шушы көннәрнең көн тәртибендә язылганча, Татарларның Подляшье җирләренә килүенә багышланган фәнни-популяр җыен, урнашуның 330 еллыгына багышланган мемориаль тактаны кую, Биелостоктагы музейда борынгы намазлыклар күргәзмәсен ачу, Чынгыз ханга багышланган фильмның күрсәтелүе планлаштырылган.

7 август кичендә татарларның 330 еллыгына багышлап Сокулка шәһәре майданында концерт, утлы тамаша оештырылырга тиеш.

Икенче көнне, шушы җирләрдә яшәүче азсанлы халыклар мәдәниятләрен күрсәтәчәк, фольклор бәйрәме, милли уеннар, уктан ату ярышын үткәрү каралган.

Иң кызыклы чара, шушы җәйге академиянең өченче көнендә үткәреләчәк. Рәсми программада әйтелгәнчә, оештыручылар казаклар һәм татарлар арасындагы Берестечко янындагы сугышуны кабатлаган театрләштерелгән тамашаны күрсәтергә җыена.

Аннан соң, Боһоники тирәсендә милли уеннар, күңел ачу чараларын уздыру, татар ашларын әзерләү каралган.

Польша татарларына багышланган бу чараларны "Татар юлы" дип исемләнгән җирле татар оешмасы, Польша татарлары берлеге, Биелостоктагы Подляшье бүлеге, Сокулка мәдәният үзәге оештыра.

Польша-Литва татарлары Алтын Урда варислары булып санала. Аларның гомуми саны 26 мең тирәсе дип исәпләнә. Бу этник төркемгә керүче татарларның күпчелек өлеше Беларус һәм Литвада яши. 3-4 мең тирәсе татар Польшада гомер итә. Алар телне оныткан булса да, үзләрен татар дип саный һәм ислам динен тота. Польша татарлары күбесенчә Варшава, Крушеняны, Биелосток һәм Гдански яши.

XS
SM
MD
LG