Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстанга Русия хәрби базасының якын урнашуы ошамый


Үзбәкстан Русиянең күрше Кыргызстанда яңа хәрби базаcын урнаштыру теләгенә тәнкыйть белдерә. Тышкы эшләр министрлыгы ясаган белдерүдә, бу база төбәкне тотрыксызландыра һәм “радикаль экстремистлар”ны торгызачак, дип әйтелә.

Русия һәм Кыргызстан үткән атнада, Кыргызстанда икенче хәрби базаны төзү мәсьәләсендә килешү төзеде. Ул Үзбәкстан чикләренә якын урнашыр дип көтелә. Бу килешү нигезендә Русия хәрбиләренең саны алдагы 49 елда артып барырга тиеш була.

Русиянең Кыргызстанда һава базасы бар инде. АКШ да бу республикадагы базасы аша Әфганстандагы гаскәрләренә әйбер китертә.
XS
SM
MD
LG