Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тайландта юлчы очкыч казага очрады


Агентлыклар хәбәр иткәнчә, Bangkok Airways очкычы җиргә төшеп утырганда һава аланындагы бер бинага килеп бәрелгән, аннан соң очкычта яңгын чыккан. Анда 68 юлчы һәм 4 кешелек идарә итүчеләр төркеме булган, дип хәбәр ителә. Бу ширкәт белән туристлар ил эчендә бер төбәктән икенчесенә сәяхәт иткән булган.

Җирле мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, анда каты яңгыр һәм җил булган. Үлүчеләр саны турында әйлегә төгәл мәгълүмат юк. Кайсы ил ватандашларының сәяхәт итүе хакында да әлегә билгеле түгел.

2007 елда булган шундыйрак казада юлчыларның барысы да яңган очкычта үлгән булган.
XS
SM
MD
LG