Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Милли авыл»да әрмән йорты ачылды


Оренбурның “Милли авыл” мәдәни комплексында Әрмән йортын ачу тантанасы узды. Әлеге тантананы ачуда Әрмәнстан президенты Серж Саргсян катнашты.

Әрмән йорты чират буенча тугызынчы булып ачылды. Моңа кадәр бу комплекста ике ел элек иң беренче булып украин йорты, аннан башкорт, казакъ, мордва, белорус, немец, татар йортлары ачылган иде. Август аенда соңгы унынчы - чуваш утары ачылачак.
Серж Саргсян тантанага бер көн алдан – Кыргыстанда үткән саммиттан соң килде. Шул ук көнне ул әрмән шагыйре Ваан Терьян һәйкәленә чәчәкләр салды.

Милли авыл башланып киткән урында өлкә губернаторы Алексей Чернышёвны һәм Әрмәнстан президентын рус, әрмән милли киемнәрендә ипи-тоз, лаваш белән каршы алдылар. Президент каршы алучыларга рәхмәтен белдереп, шулай ук үз халкына да мөрәҗәгать итте.

Кызыл тасманы Әрмәнстан президенты Серж Саргсян белән Оренбур губернаторы Алексей Чернышёв кисә

Күп санлы тамашачылар концерт карый тордылар, ә шул вакытта делегация вәкилләре Әрмәнстан йортына кереп, капкасын бүлеп торган символик кызыл тасманы кисте.

Әрмән утарында милли музей, китапханә, ә 3 катлы бинада 150 кеше сыярлык ресторан, шәрәп базы, кунакханә, эш бүлмәләре урнашкан.

Серж Саргсян милли йорт, мәдәниятнең хәле белән канәгать калса да, ике арадагы икътисадны үстерергә кирәк, диде.


Тантана алдыннан өлкә губернаторы Алексей Чернышёв белән Әрмәнстан президенты Серж Сартсян, вакытлыча резиденция ролен үтәгән Дубрава ял йортында, икътисад, мәдәният турында сөйләштеләр. Журналистлар өчен сөйләшү кыска булды һәм аның дәвамы ябык ишекләр артында дәвам ителде.

Оренбур өлкәсенә беренче әрмән сәүдәгәрләре 18 гасырның ахырында килеп урнаша. Әлеге адым сәүдә юллары белән бәйле була. Соңгы халык санын алуда әрмәннәр 11 мең тирәсе булса, бүгенге көндә өлкәдә 15 меңгә якын әрмән халкы яши.
XS
SM
MD
LG