Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чишмә яман шештән коткарырмы?


Казаннан 70 чакрымда яткан Алан авылында Ялан тау чишмәсе тергезелде. Теләче районындагы шушы авылда халыкның зур өлеше хәзер чишмә суын эчә.

“Яшьлек чишмәсе ул безнең. Сөтләр суыта торган чишмә иде. Анда безнең 40-ар бидон сөт сыя торган иде. Без, савымчылар атка сөт төяп чишмәгә ташый идек. Үзебез бидоннарны чишмәгә тутыра идек, аннан үзебез машиналарга төяп җибәрә идек”, дип искә ала Гөлйөзем апа Гыйләҗева моннан 30-40 еллар элек савымчы булып эшләгән вакытларын.

Ялан тау чишмәсен яңадан терелткәннән соң ачылышына Алан халкы белән бергә Гөлйөзем апа да тантанага килгән иде. Бу чараны оештыручылар бәйрәмне авыл халкы өчен булсын дип, шимбә-якшәмбе түгел, ә җомга төштән соң үткәрде. Ялларга калдырсаң казаннар кайтып тула бит.

Игелекнең чиге юк

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Хәсәнова авыл халкы өчен шушы чишмәне яңартып изгелек эшләү теләге күңелемдә бар иде, ниһаять ирем Исмәгыйль белән теләгебез тормышка ашты, дип белдерде. Чистартканда, ташларын өйгәндә күрше-тирәләр дә, авыл халкы да ярдәм кулы сузган. Бәйрәм көнне чәй өстәленә авыл апалары үзләре дә тәм-томнарын пешереп алып төшкән иде.

Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре, эшмәкәр Равилә Шәйдуллина да бу бәйрәмгә үз өлешем булсын дип артистлар да чакырган, ресторан-кафеларында милли ризыклар пешертеп алып кайткан иде.

Кыш көне дә сукмак салына

“Авылның бу башына күчеп килгәнгә 6 ел булды. Бер көн дә калган юк. Җәен, кышын чишмә суы алып кайтабыз”, ди Разыя апа. Дөрес, Алан авылы чишмәләргә бай. Әнә авылга терәлеп диярлек утырган Урыс тавыннан челтерәгән Камил, Оркыя, Челтерәмә чишмәләреннән дә эчүчеләр бар. Күпләр Ялан тау чишмәсе иң тәмлесе, дип белдерә. Әмма Аланның бөтен халкы да чишмә суы гына эчә икән дип тә булмый. Җир астыннан суыртылган артезиан суы бөтен кешенең дип әйтерлек өенә кергән. Әмма суы каты, чәй чыкмый, юшкыны чәйнек төбенә утыра диләр.

Колонка суы халыкны ялкауландырды, зыяны да юк түгел

Алан авылы җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев сүзләренчә, моннан 35 еллар чамасы элек авылга су кертү халыкны ялкауландырган һәм шул ук вакытта сәламәтлеккә азмы-күпме тискәре йогынтысы да булган.

“Колонка суы эчә башлагач, халык чишмәгә йөрми башлады. Шуның аркасында чишмәләр томаланды. Кешеләр дә ялкауланды. Соңгы елларда экологияне тикшерүчеләр һәм санэпидстанцияләр күп суларның эчәргә яраксыз икәнлеген ачыклады. Чишмә суларының чистарак икәнлеге беленде. Шуңа да халык хәзер чишмәгә тартыла”, ди Хаҗиев.

Дөньясы ашламалы


Дөрес, Аланда Ялан таудагы һәм Чакрак тавындагы 3 чишмәнең генә сыйфаты тикшерелгән. Яхшы дип табылган. Әмма калганнарының, шулай ук җир астыннан суыртылган суларның нинди булуы билгеле түгел. Соңгы вакытта бу хәл яман шеш һәм башка авыруларның да ипләп кенә артуына да сәбәп булырга мөмкин, ди Хаҗиев.

“Икмәк тә хәзер ашлама белән генә үсә. Шул ук ашламалар елгаларга агып төшә. Су җиргә иңә, яки колонка суына эләгә. Халыкның еш авыруы менә шуннан да килә, мөгаен”, дип белдерә Хаҗиев.

Яман шеш белән авыручылар арта


Авыл табибәсе Әкълимә Кашапова да соңгы вакытта яман шеш авыруыннан китеп баручылар арта, дип белдерә. Республиканың яман шеш хастаханәсе баш табибы урынбасары Луиза Карпенко белдерүенчә, узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда яман шеш белән хастаханәгә ятучылар саны уртача 10%-ка арткан.

Баш табип Рөстәм Хәсәнов та узган ел тагын 11 мең кешедә яман шеш авыруы табылуны әйткән иде. Ә барлыгы әлеге чир белән авыручылар саны 60 мең икән. Татарстанда яшәүче 64 кешенең берсендә яман шеш бар.

Иң зур игътибар суга


Луиза Карпенко сусыз тормыш булмаганга һәм кешенең күп өлеше судан торганга, эчә торган суның сыйфатына зур игътибар булырга тиеш, дип белдерә. Яман шеш авыруларының соңгы елларда кискен артуын чиста булмаган су эчү, геннары үзгәртелгән ризык ашау, кризис аркасында тормыш хәле начарланып кәеф бозылу белән дә бәйли ул.

Алан халкы Ялан тау чишмәсе бәйрәменнән кәефләре күтәрелеп, Сабантуйга караганда да күңеллерәк булды, дип таралышты. Эшмәкәр Равилә Шәйдуллина да ел саен нәкъ шул көнне авыл халкын чишмә янына җыеп күңел ачтырырга теләге бар икәнне белдерде.
XS
SM
MD
LG