Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы тиенгә ял итү


Икътисади кризиска да карамастан, Татарстан халкы элекке кебек ял итәргә диңгез буена бара. Төркиягә юллама бәясе арткан. Анапага билетлар алып булмый.

Казандагы туристик оешма хезмәткәре Гөлнара Сәгыйтова әйтүенчә, июль азагында ялларын диңгез буенда үткәрергә теләүче Татарстанлылар аеруча да арткан. Шуңа Төркиягә юллама бәяләре дә күтәрелгән. Чөнки күпләр якын һәм арзанрак булу сәбәпле, ялларын Төркиядә уздыруын кулай күрә икән.

“Анда 5 йолдызлы отель ике кешегә бер атнага 50 меңнән башлана”, диде Сәгыйтова.

Ә Казанда яшәүче Ләйсән 3 ай элек кенә шул ук бәягә гаиләсе (ире һәм баласы – Л.Х) белән Аланьяга 13 көнгә барган булган.

“Билгеле бер бәядән артмасын дип әйткәч, безгә китү вакыты җиткән (горящий) юллама табып бирделәр. Гәрчә шундый ук юлламалар 70-80 мең тора иде”, ди Ләйсән.

Аның сүзләренчә, туристик ширкәтләр ул чакта бер генә кешене дә буш кул белән борып җибәрмәскә тырышкан.

Хәзер исә хәл башкачарак. Сәгыйтова сүзләренчә, Төркиядә отельләрнең бер билгеләнгән бәясе бар. Һәм алар юлламаны аннан да арзанракка бирсә бөлгенлеккә төшәчәк. Ширкәтләр күбрәк акчаны очкычларда экономияләргә булганнар.

“Туристик ширкәтләр очкычларны хәзер сирәгрәк, әмма тулы килеш җибәрә”, диде туристик ширкәт хезмәткәре.

Аның сүзләренчә, Төркиядән тыш, халык Мисырга, Гарәп Әмирлегенә, Грециягә, Испания, Италиягә дә юлламалар сорый.

Кризиста үзебезнеке дә ярый

Арзанрак ял итәргә теләүчеләр исә Русиядә Кара диңгез буена бара. Мисал өчен Анапага инде билетлар алу мөмкин түгел. Алар күптән сатылып беткән.

Әле ике атна элек кенә анда булып кайткан Гөлназ Маликова сөйләвенчә, кеше күп кебек тоелса да, фатир тәкъдим итүчеләр башка еллар белән чагыштырганда азрак дип зарланган.

“Һәрбер йортта диярлек “фатир бирәм” дигән игълан эленеп тора иде”, ди ул.

Ире һәм ике баласы белән барган Гөлназ фатир өчен көненә 900 сум түләп торуын әйтә. Поезд билеты бер кешегә 3,5 меңгә якын чыккан.

“Әлбәттә рестораннар шактый кыйммәт, шуңа ял итүчеләрнең күпчелеге кибеттән азык-төлек алып ашарга үзе әзерли”, ди ул.

Аның әйтүенчә, Төркия белән чагыштырганда, Анапага бару әлләни арзанга төшми. Чөнки Русиядә азык-төлек, хезмәт күрсәтү, күңел ачу чаралары шактый кыйммәт.

Шулай итеп, халык ялны акча янчыгына карап сайлый. Туристик ширкәт вәкиле сүзләренчә, чит илгә ял итәргә күбрәк шәһәр халкы, ә Краснодар краена район кешеләре йөри.
XS
SM
MD
LG