Accessibility links

Русия Көньяк Осетиядәге хәрбиләрнең әзерлеген арттырды


Русия, төбәктә туган киеренкелек аркасында, Көньяк Осетиядә чик буендагы хәрбиләренең сугышуга әзерлеген арттырырга булды. Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Андрей Нестеренко, Грузия ягыннан провокацияләр бертуктаусыз алып барыла, дип әйтте.

Элегрәк, Русия саклану министрлыгында, Мәскәү якын көннәрдә Көньяк Осетиядә ниндә булса өйрәнүләр үткәрергә җыенмый, дип белдерделәр.

Үткән елгы сугышка бер ел тулып килгән бу көннәрдә, Грузия һәм Көньяк Осетия берберсен атышлар алып баруда гаепләде.
XS
SM
MD
LG