Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:04

Курганда эш хакын тоткарлауга каршы чаралар башланды


Кургандагы эшчеләр эш хакы бирелмәүгә каршы протест чараларын башлады. Дүшәмбе көнне Курган хөкүмәте каршында 80ләп кеше пикет үткәргән булган, алар бу чараларны дәвамлы итәргә уйлый. Каршылык белдерүчеләр кыш айларыннан бирле тоткарланып килгән эш хакын бирүне таләп итә.

Кургандагы пикетта күбесенчә автотранспорт һәм төзелеш ширкәтләре эшчеләре катнашты. Һөнәр берлекләре вәкиле һәм җирле депутат әйткәнчә шәһәрдәге күпчелек ширкәтләр авыр хәлдә, банкротка чыккан, Курганда социаль шартлау булырга мөмкин.

Һөнәр берлекләре вәкиле Виктор Воденников хәбәр иткәнчә, эшчеләр якын көннәрдә шәһәр мәйданында ачлык игълан итәргә җыена.

Тольятидагы “Автоваз” ширкәте эшчеләре дә җомга көнне каршылык чараларын уздырырга уйлый.

Күптән түгел Ленинград өлкәсенең Пикалево шәһәрчегендәге халык, төп ширкәт һәм шәһәр хакимияте арасындагы каршылык аркасында, акчасыз, эшсез калган иде. Алар берничә каршылык чарасы уздырганнан соң Пикалевага Русия премьер-министры килеп, шәһәр хакимияете һәм олигарах Олег Дерипаска белән каты сөйләшү үткәрде. Аннан соң халыкка эш хакы түләнде.

XS
SM
MD
LG