Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте гей-парад үткәрергә рөхсәт итмәде


Казан шәһәр хакимиятләре гей-парад үткәрү гаризасын кире какты. Казан кешесе Дима язган хатка, Казан шәһәр хакимиятенең телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр урнаштыру бүлегеннән рәсми җавап килгән. Анда, Казан хакимиятләре мондый чараларны үткәрүгә каршы, диелә.

Дима исемле Казан кешесе үзе дә, мондый үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә, аңа уңай җавап килүенә шик белдергән иде. Бу хакта ул мәгълүмат чараларына әйткән иде. Гей-парад үткәрүгә каршы һомосексуаллар оешмасы вәкилләре, мөселман һәм православ җәмәгатьчелек вәкилләре каршы чыкты.

Мәскәүдә һомосексуаллар хәрәкәте ел саен парад үткәрү үтенече белән чыга һәм рөхсәт ала алмый. Алар үткәргән җыеннарны милиция куып тарата.
XS
SM
MD
LG